tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда ана телен яратучылар җиңде!
Башкортстанда ана телен яратучылар җиңде!

Башкортстанда ана телен яратучылар җиңде!

Быел туган телләр буенча Башкортстан республикасы бәйгесендә 200дән артык укучы катнашты. Район һәм шәһәр күләмендә җиңеп килгән 8-11нче сыйныф укучылары башкалабызда татар, мари, удмурт, чуваш телләре һәм әдәбияты буенча сынау тотты. Алар бирелгән темалар буенча инша язды, тел һәм әдәбият буенча викторина сорауларына җавап бирде. Шулай ук, укучылар, бер-берсе белән диалог корып, сөйләм осталыгын да күрсәтте.Бәйгене йомгаклау тантанасы Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә үтте. “Иң яхшы инша”, “Оста итеп диалог коручы”, “Викторина буенча иң яхшы җаваплар өчен” номинацияләрендә призлы урын алучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Алардан соң туган телен тирәнтен белүче җиңүчеләрнең исемнәре яңгырады.Менә алар – татар мәктәпләреннән җиңүчеләр: 8нче сыйныфлар арасында Кушнаренко районының Илек мәктәбеннән Диана Вәлиева (укытучысы —Зөлфия Вәлиева), 9нчы сыйныфлар арасында Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Алина Сабитова (укытучысы — Зөлфия Мансурова), 10нчы сыйныфлар арасында Чишмә районының Келәш мәктәбеннән Юлия Гайфуллина (укытучысы — Гөлфәйрүзә Мөнирова), 11нче сыйныфлар арасында Илеш районының Базытамак мәктәбеннән Илнара Ганиева (укытучысы — Ильмера Ахунова).

Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән җиңүчеләр исемлегенә 8нче сыйныфлар арасында Нефтекаманың 10нчы мәктәбеннән Юлия Бәхтиярова (укытучысы — Галия Корбанова), 9нчы сыйныфлар арасында Туймазы интернат-мәктәбеннән Гүзәл Галина (укытучысы — Зинфира Нурисламова), 10нчы сыйныфлар арасында Борай районының Каенлык мәктәбеннән Әлфия Хәмәтнурова (укытучысы — Зөлфирә Шакирова), 11нче сыйныфлар арасында Бакалы 2нче мәктәбеннән Ләйлә Хәкимова (укытучысы — Альбина Шәфыйгуллина).Призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

kiziltan.ru
Фото: Динар Кәлимуллин 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*