tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәйрәме узачак
Башкортстанда “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәйрәме узачак

Башкортстанда “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәйрәме узачак

Башкортстанда печән чабу һәм печән мәле мәдәниятен яңарту, халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тергезү максатында “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәйрәме узачак. Бәйрәм 7 июльдә Кырмыскалы районының Бишавыл-Уңгар авылында үтәчәк, дип хәбәр итә төбәк Мәдәният министрлыгы сайты.

Фестивальдә җыелма яисә ике кешедән торган (1 ир һәм 1 хатын) гаилә командалары катнаша ала. Ярышлар эстафета формасында үткәрелә. Катнашучыларның чалгысы, тырмасы, сәнәге, кайрагы һәм балтасы булырга тиеш.Бәйрәмдә такыя үрү, “Шифалы үләннәр”, Land-art -объектлар (печәннән һәм саламнан дизайнер сыннары эшләү), “Урман ашы” (яланда печәнчеләрнең аш табыны) конкурслары үтәчәк. Иҗади коллективлар чыгышы каралган.Печән чабуда теләгән һәркем катнаша ала. Гаризалар 1 июльгә кадәр [email protected] электрон адресында кабул ителә.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*