tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда танылган татар язучыларының Музей – иҗат лабораториясе ачыла
Башкортстанда танылган татар язучыларының Музей – иҗат лабораториясе ачыла

Башкортстанда танылган татар язучыларының Музей – иҗат лабораториясе ачыла

Илеш районы Югары Яркәй авылының 1нче гимназиясендә танылган язучыларның Музей-иҗат лабораториясе ачыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Музей – иҗат лабораториясе Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Әхсән Баян һәм Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов иҗатларын өйрәнүгә багышлана.

«Районыбызның данлыклы уллары дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керттеләр. Бу кабинетта укучылар язучыларның әсәрләрендә тәкъдим ителгән башкорт һәм татар халыкларының мәдәниятен һәм әдәбиятын өйрәнәчәкләр, шулай ук тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәчәкләр. Биредә дәресләр, конференцияләр һәм иҗади конкурслар узачак», – ди проектны оештыручылар.

«Музей-иҗат лабораториясе» проекты Башкортстан башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча 507,6 мең сум күләмендәге грантына ия булды. Әлеге акчаларга җиһаз, музей витриналары һәм мультимедиа сатып алу планлаштырыла.

  • Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты финанс ярдәме нәтиҗәсендә 2019 елда балалар өчен башкорт телендә заманча тел ресурслары, анимацион фильмнар, аудиокитаплар барлыкка киләчәк. Дөнья әдәбияты классиклары тәрҗемеләре бастырылачак, форумнар, фестивальләр, бәйрәмнәр һәм мәдәни-агарту акцияләре уткәреләчәк. Грант ярдәменең гомуми суммасы – 72 млн сумнан артык.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*