tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?
Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?

Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?

Казанга Башкортстаннан татар шагыйрьләре, язучылары килде. Каләм әһелләре  «Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?» дигән темага матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына җавап бирде. Анда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле, композитор Алик Локманов, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрь Илдус Фазлетдинов, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты язучы Закир Әкбәров һәм «Тулпар» журналының проза бүлеге мөдире, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы катнашты.

– Без, Башкортстанда яшәүче язучылар, шагыйрьләр, гомумән, Татарстандагы татар мәдәниятендә булган һәртөрле яңалыклардан хәбәрдар. Ләкин сез безнең турында, Башкорстандагы язучылар, шагыйрьләр иҗаты турында беләсездер дип әйтә алмыйм. Чөнки бездәге телевидение тапшырулары татар телендә түгел, радио-тапшырулар да татарча алып барылмый. Без әле үзебезнең яңалыкларны ТНВ каналыннан карап беләбез. Бу әлбәттә, үзара бәйләнешләр булмауда, — дип үз фикерләрен җиткерде Алик Локманов.

Башкорстанда татар телендә чыгучы “Тулпар” журналының тиражы бүгенге көндә 2300 данә. Кайчандыр ул 30 меңнән артык тираж белән басылган. Хәер, мондый язмышка Татарстанда чыгучы күпчелек журналлар шушы хәлдә. Укучыны ничек җәлеп итәргә? Тагын берничә елдан татар журналларын, татар китапларын укучы калырмы?

– Соңгы вакытта язучының хезмәте бәяләнми. Ул үзе китап чыгара, үзе үк китабын сатып йөрергә дә тиеш. Безгә укучыны җәлеп итәрлек чаралар уйларга кирәк. Бик күп тәнкыйть сүзләре әйтелсә дә, Зифа Кадыйрованы гына алыйк: укыйлар бит аның китапларын, ул укучыны татарча укырга өйрәтте. . Венера Мәҗитованы алыйк: интернетта әллә нинди проектлар ачып, үзенә никадәр аудитория җыйды. Ул да укучыны татар халык ашларын пешерергә генә түгел, татарча укырга өйрәтте. Безгә дә интернет чыганаклардан файдаланырга вакыт. Журналны 40 лап кеше Казаннан алдырсалар, ун кеше Чаллыдан алдыра. Башкалар безнең барлыкны белми дә,- диде «Тулпар» журналының проза бүлеге мөдире Дилбәр Булатова.

Матбугат конференциясе барышында Башкорстанда татар әдәбиятынының киләчәге, ике республика арасында бәйләнешләр хакында фикер алыштылар.

Сүз уңаеннан, бүген, 22 мартта, Башкортстан шагыйрьләре “Манзара”тапшыруында катнашачак. Көндез Казаннның истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылачак. Кичен исә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсе булачак.

http://magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*