tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Татар кызчыгы-2020” конкурсы узды
Башкортстанда “Татар кызчыгы-2020” конкурсы узды

Башкортстанда “Татар кызчыгы-2020” конкурсы узды

Башкортстанның Кушнаренко районында урнашкан Илек авылында нәни татар кызлары арасында «Татар кызчыгы-2020» исемле бәйге үтте. Район күләмендәге бу ярыш икенче тапкыр уздырыла. Бишь яшьтән алып җиде яшькә чаклы булган бәйгечеләр җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә, кул эшләрендә, әниләре белән берлектә, татар халык ашларын пешерүдә үзләрен сынап карады. Конкурсантлар күз явын алырлык матур күлмәкләр киеп чыгыш ясадылар.

– Бу матур конкурс үзебезнең гореф-гадәтләребезне сакларга, бигрәк тә кечкенә яшьтән үк татар телебезне камил белергә зур этәргеч булыр, үзләренең туган илен, туган телен яратып үсәрләр дигән өметтә үткәрелде, – ди бәйгене оештыручыларның берсе Гүзәлия Садыйкова.

Конкурста катнашкан барлык балаларга да «Ак калфак» хатын – кызлары ижтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе идарә рәисе Вафина Люция Ябир кызы  бүләкләр тапшырды. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*