tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда татар шагыйрен зурладылар
Башкортстанда татар шагыйрен зурладылар

Башкортстанда татар шагыйрен зурладылар

2016 елның декабрь ахырында  Уфа шәһәрендә Башкортстанда да, Татарстанда да иҗтимагый яңгыраш алган мөһим мәдәни вакыйга булып үтте. Башкортстан җәмәгатьчелеге   үзенең иң якын дусларының берсе,  танылган шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, тәрҗемәче, Татарстанның халык шагыйре, билгеле  дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев  иҗатына багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция, Республика сәнгатьле уку конкурсы, “Р.Вәлиев иҗаты һәм тормыш юлы” дип аталган   күргәзмә, “Шагыйрь һәм депутат” исемле экспозиция һәм башка чаралар оештырды. Бу чаралар Башкорт дәүләт университетында, Башкортстан милли музеенда, Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә зур уңыш белән узды.

Башкорт дәүләт университетындагы Разил Вәлиев иҗатына багышланган  “Хәзерге татар филологиясенең актуаль проблемлары” дип аталган конференциянең башлангыч өлеше фойеда  оештырылган җылы каршы алу тантанасы белән  башланды. Милли киемдәге студентлар  Казан кунакларын башкорт һәм  татар телләрендә тәбрикләделәр, милли ризыклар  белән сыйладылар.  Курай, тальян гармун моңнары астында Разил Вәлиев шигырьләрен “Сәләт” татар шигырь театрында катнашучылар сәнгатьле укыды, танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырларны башкарды.

Филология факультетының  Зур залында халык шыгрым тулы иде. Бәйрәмгә катнашырга теләүчеләрдән  Башкортстан белән Татарстаннан гына түгел, ә Русиянең башка регионннарыннан,  Урта Азия республикаларыннан да күп булды. Университет ректоры, профессор Николай Морозкин олы кунакны  ихлас сәламләде, истәлекле бүләк тапшырды, Разил Вәлиев  иҗатының Башкортстан халкы өчен  зур әһәмиятен, шагыйрь бәйрәменең ике туганлаш республикаларның дуслык бәйрәменә әверелүен билгеләде. Башкортстан фәннәр академиясе президенты, шагыйрь һәм драматург  Әлфис Гаязов үз чыгышында Разил Вәлиев әсәрләренең эчтәлеге кешене ярату хисе белән сугарылуын,  шагыйрь иҗатын тикшерү хәзерге татар һәм башкорт әдәбиятларында  барган үсеш-үзгәрешне дә аңларга да ярдәм итүен белдерде. Башкортстан Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары, шагыйрә Йомабикә Ильясова  Башкортстан Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачёв исеменнән тәбрикләүне укып ишеттерде, кунакка Мактау кәгазен тапшырды. Башкортстан аксакаллар шурасы җитәкчесе Мидхәт Әбделманов  “Рамазан” милли-агарту үзәге исеменнән шагыйрьгә аксакал таҗын һәм җиләнен бүләк итте. Конференциянең котлау өлешендә катнашкан  Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имамы, медицина фәннәре кандидаты Мөхәммәт Гәлләмов кунакка  Русия үзәк диния нәзарәте идарәсенең  алтын медален тапшырды.

“Казан утлары” журналының баш мөхәррире, танылган шагыйрь  Илфак Ибрагимов үз чыгышында тыңлаучыларны Татарстан язучылары исеменнән тәбрикләде, Разил Вәлиев иҗатының, иҗтимагый эшчәнлегенең  бүгенге көндә Татарстан өчен генә түге, ә дөнья буйлап сибелгән татарлар өчен дә  зур әһәмиятен билгеләде. Башкорт дәүләт университеты укытучылары Л.Сәгыйдуллина, Р.Идрисов, Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре Ф.Миңнуллина һәм Д.Абдуллин, Казан федераль университетының Алабуга, Яр Чаллы   институтлары укытучылары, магистрларының Разил Вәлиев иҗат дөньясының төрле аспектларына багышланган чыгышлары  залда утыручыларда зур кызыксыну уятты.

Университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы   инициативасы  белән оештырылган галим-голамәләр мәҗлесе алга таба  эшен  өч секциядә дәвам итте. Казаннан килгән кунаклар барлык секцияләрдә дә булырга тырышты. Разил Вәлиевне аеруча Уфа, Алабуга, Яр Чаллы студентларының актив катнашуы, аларның татар телендә тирән, мәгънәле чыгышлары сокландырды.

Конференцияне ачу тантанасында оештыру шурасы рәисе М.Шәрипов болай белдерде: ”Кайсы ягы белән Разил Вәлиев  Башкортстан җәмәгатьчелегенең тирән ихтирамын, укучыларның мәхәббәтен яулаган, дигән сорау туса, безнеңчә, җавап мондый булыр: иҗатының тирән эчтәлекле, фәһемле булуы белән, югары сәнгать таләпләре нигезендә  иҗат ителгән әсәрләренең миллилеге белән, мәдәни-иҗтимагый  эшчәнлегендәге  фидакарьлеге  белән. Еш кына Разил Вәлиев үз чыгышларында Уфаны, Казан белән Түбән Камадан кала,  күңеленә аеруча  якын өченче шәһәр исәбендә атый.”

Разил Вәлиев әсәрләре Башкортстан матбугатында еш басылып тора. 1997 елда Уфадагы  «Китап» нәшриятында  шагыйрьнең  “Зәңгәр сагыш” исемле шигырьләр, җырлар җыентыгы башкорт телендә дөнья күрде. Күренекле башкорт шагыйре Хәсән Назар тәрҗемәсендә бу китап башкорт укучысының күңелендә җылы урын алды.  Разил Вәлиев иҗатының кайсы чорына  тукталма, анда Башкортстан белән, аның кешеләре белән  бәйле кызыклы фактларга, вакыйгаларга тап буласың. Заманында  чыгышы  белән Башкортстаннан булган бөек татар әдибе, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев Казан университеты студенты Разил Вәлиевнең үзенчәлекле иҗат җимешләренә  – тәүге шигырьләренә игътибар итә, аларның тәрҗемәсен  Мәскәү әдәбият институтына конкурска җибәререгә тәкъдим ясый, әдәбият дөньясына юллама бирә. Бу киңәш булачак язучының язмышында хәлиткеч роль уйный. Разил Вәлиев конкурс аша үтә, хөррият белән сугарылган башкала  мөхитенә үтеп керә, дөньяга бик күп язучылар  тәрбияләгән данлыклы югары уку йорты студенты булу бәхетенә ирешә.

Разил Вәлиев үзенчәлекле чорда әдәбият мәйданына баса. Мәгълүм булганча, узган гасырның 60 нчы еллар чорында илдә рухи иркенлек ачыла, нәтиҗәдә татар шигъриятенә көчле агым килә. Бу дулкын тугандаш әдәбиятларга да, шул исәптән башкорт шигърияте үсешенә  дә этәргеч ясады. Шул ук вакытта тиз үсеш алган башкорт әдәбиятындагы казанышлар да татар сүз сәнгатенә   билгеле дәрәҗәдә йогынты ясамый калмады. Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Рәми Гарипов, Әнгам Атнабаев әсәрләре,  андагы ачышлар, һичшиксез, татар әдипләрен дә  яңа үрләргә дәртләндерә, аларда зур кызыксыну уята иде. Ике республика арасындагы әдәби бәйләнешләр, шигъри диалоглар, татар һәм башкорт халыкларының  дуслыгын  ныгытуга  зур өлеш кертте.

60 нчы еллларда   Татарстанда да,  Башкортстанда да барлыкка килгән  яңа дулкын вәкилләре  алга таба ике тугандаш милли әдәбиятларның йөзен билгеләүче әдипләр булып формалашты. Бунтарьлык, гыйсъянчылык, яңалыкка, иреккә омтылу, туган халкыңа хезмәт итү  – аларга хас төп сыйфатлар иде.

2013 елда Башкортстанда   “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге тарафыннан Разил  Вәлиев иҗатына  багышланган Республика татар мәдәнияте фестивале киң масштабта оештырылды. Бу фестиваль  кысаларында  төрле ярыш-бәйгеләр  татар, башкорт укучыларында  зур кызыксыну уятты.    Р.Вәлиев иҗаты буенча кичә өчен иң яхшы сценарий, Р.Вәлиевкә багышланган дәрес өчен сценарий, Р.Вәлиев шигырьләренә язылган җырлар, аның әсәрләре буенча рәсем-иллюстрацияләр конкурслары, шагыйрь әсәрләрен сәнгатьле уку бәйгесе югары дәрәҗәдә үтте.

Әлеге бәйгедәге җыр номинациясендә Туймазыда яшәүче композитор-башкаручы Фәнир Галимов актив катнаша һәм җиңеп чыга. Р.Вәлиев сүзләренә  Ф.Галимов язган “Туган көн” җырының премьерасы  шагыйрь иҗатына багышланган кичәдә композиторның үзе  тарафыннан башкарыла. Бу кичәдә Р.Вәлиев сүзләренә Ф.Галимов язган тагын да бер җырның премьерасы яңгырый.  “Беренче кар” дип аталган бу җырны Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов башкара.  Башкортстандагы иң күркәм залларның берсе булган Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасында узган “Бер алманы бишкә бүләек” дип аталган бу кичә татар һәм башкорт телләрендә барды һәм ике халыкның дуслык бәйрәменә әверелде.  Р.Вәлиев иҗатына багышланган  фестивальнең югары ноктасы Уфа-Болгар-Казан-Алабуга-Уфа маршруты белән “Башкортстан” пароходында оештырылган “Болгарга сәяхәт” милли-мәдәни программасында булды. Башкортстан сәфәрчеләре, ерак тарафлардан килгән кунаклар Разил Вәлиев белән якыннан аралашырга, фикер алышырга, тәкъдимнәр белдерергә мөмкинчелек алды. Бу чаралар аша бик күп татар һәм башкорт кешеләре  Разил Вәлиев дигән гаҗәеп кызыклы дөнья  ачты.

Разил Вәлиевне Башкортстанга чакырып торалар. Ул үзе дә күңеле белән монда ашкынып тора. Менә бу юлы да шагыйрьнең тууына 70 ел тулуга багышланган  бәйрәм чаралары Башкорт дәүләт университетыннан соң Башкортстан милли музеенда дәвам итте. Монда кунакларга Дәрдемәнднең алтын приискалары җиреннән табылган алты килограмлык алтын кисәген тотып карау зур тәэсир ясады. Элек-электән  татар шагыйрьләренең депутат вазифасын да башкаруы яхшы йолага әверелде. ХХ гасыр башында моны Башкортстан татарларының визит карточкасы булган даһи шагыйрь Дәрдемәнд башлап җибәргән иде. Дәрдемәнд традицияләрен бүгенге көндә  лаеклы рәвештә Разил Вәлиев дәвам итә. Күп кенә милли  мәсьәләләрнең хәл ителүе, аларның язмышы  еш кына Разил Вәлиевнең  тугры сүзеннә, аның  халыкчан позициясенә бәйле.

Алга таба бәйрәм Башкортстан милли китапханәсендә дәвам итте. Китапханә  хезмәткәрләре Татарстан делегациясен сирәк ачыла торган борынгы кулъязмалар фонды белән, Разил Вәлиевкә багышланган эчтәлекле күргәзмә белән таныштырдылар.

Шагыйрьнең   яңа тәэсоратлары аша яңа  әсәрләр  туа, әдәби аралашу, дуслык дәвам итә.

Венера Гайфуллина, Уфа шәһәре

Фоторәсем “Азатлык” сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*