tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ниләр борчый?
Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ниләр борчый?

Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ниләр борчый?

Уфа шәһәренең Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә туган телләр буенча олимпиада дәвам итә. Анда татар, мари, удмурт, чуваш телләре һәм әдәбияты буенча иң сәләтле һәм белемле укучылар көч сынаша. Быел туган телләр буенча олимпиадада Башкортстан республикасының төрле район һәм шәһәрләреннән 200дән артык укучы катнаша.

Шулай ук бүген укучыларын олимпиадага алып килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу узды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов,  Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмиров, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ да катнашты.

Марс Тукаев Конгресс исеменнән сәламнәрен җиткерде, алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Аннары укытучыларны борчыган мәсьәләләрне тыңладылар, сорауларына җаваплар бирделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары мөгаллимнәрне хезмәттәшлеккә чакырды, мәктәпләрен тәмамлаган укучыларын Татарстан югары уку йортларына җибәрергә өндәде.

Укытучыларны борчыган мәсьәләләр шактый. Беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитешмәү, озак еллар туган телебездә матур әдәбият китапларының килмәвее һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*