tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда укучыларның өчтән ике өлеше урыс телен туган тел буларак сайлаган
Башкортстанда укучыларның өчтән ике өлеше урыс телен туган тел буларак сайлаган

Башкортстанда укучыларның өчтән ике өлеше урыс телен туган тел буларак сайлаган

Бу хакта «Idel.Реалии» агентлыгы республиканың Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына сылтанма белән хәбәр итә .

Укучыларның 63,05 проценты, «туган тел» фәне буларак, – урыс телен, 15,6 проценты — башкорт телен, 9,45 проценты татар телен өйрәнә.2018-19 уку елына якынча мониторинг нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда 11 туган тел өйрәнеләчәк. Алар — урыс, башкорт, татар, белорус, латыш, мари, мордва, немец, удмурт, украин һәм чуваш телләре.

Башкорт һәм урыс телләре, дәүләт телләре буларак, республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә укытыла. Татар теле, туган тел буларак, 12 муниципаль районда һәм өч шәһәр округында өйрәнелә. Биш муниципаль районда — чуваш, бер районда мари теле дәресләре каралган.

Башкортстан Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, төбәктә укучыларның гомум саны 468 мең 154 кеше тәшкил итә

kiziltan.ru

Фото: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*