tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда укытучылар татар теленең киләчәге турында сөйләште
Башкортстанда укытучылар татар теленең киләчәге турында сөйләште

Башкортстанда укытучылар татар теленең киләчәге турында сөйләште

Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте укытучыла­рының район методик берләшмәсе утырышы үтте.

Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов уку йортының уңышлары, хәл итәсе проблемалар хакында чыгыш ясады. Биредә җәмгысы 371 бала белем ала. Беренче сыйныфта 57 укучы укый. Татар телен һәм әдәбиятын барлык сыйныфларда да 3 сәгатьлек укыту программасына ярашлы өйрәнәләр. Укучылар республика күләмендә уздырылган төрле чараларда, конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, елның-елында мактаулы урыннар яулый. Быелгы уку елында да аларга уңыш елмайды. 6 “а” сыйныфы укучысы Диана Нәртдинова БДУ оештырган “Җанлы сүз” бәйгесендә үзе иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясап, дипломга лаек булды. 8нче сыйныф укучысы Урал Хәбибрахманов Казанда үткән фәнни конференциядә катнашты. 9нчы сыйныф укучысы Зәринә Гайнетдинова (укытучысы Л. Фәттахова) белән 11нче сыйныф укучысы Илзана Фәизова (укытучысы Р. Гыйззәтуллина) республика олимпиадаларында призер булдылар.

Башкортстанның атказанган укытучысы Лүзия Фәттахова укучыларны сәнгатьле уку осталыгына өйрәтә, әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Балаларның иҗат җимешләре, педагогик коллективның берлектә ирешкән уңышлары әледән-әле “Тулпар” республика яшьләр журналында, “Кызыл таң” гәзитендә, урындагы “Бәләбәй хәбәрләре” битләрендә чагылыш таба. Укытучылар үзләре дә республикада педагоглар арасында үткәрелгән бәйгеләрдә теләп катнашалар.Педагоглар коллективын милли телләрне өйрәнүгә бүленгән сәгатьләр санының елдан-ел кимүе, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының җитешмәве борчый.

— Әмма без оптимистик рухта эшлибез, — ди гимназия директоры. — Әле генә уку йортына яңа автобус кайтты. Милли телдә укытырга теләгән ата-аналар да, туган татар телен өйрәнергә теләк белдергән балалар да җитәрлек. Резерв бар.

Лүзия Фәттахова җитәкчелегендә якташыбыз Ф. Кәримнең 110 еллыгына багышлап әзерләнгән “Фатих Кәрим — герой, патриот, шагыйрь” дип аталган әдәби-музыкаль чара утырышта катнашучыларның күңелендә якты эз калдырды. Гимназистлар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүдә ярышты, аның сүзләренә композиторлар язган җырларны башкарды. 7нче, 8нче, 9нчы сыйныф укучылары Эльвина Гыймазетдинова, Эльвина Шәйгарданова, Зарина Гайнетдинованың сәнгатьле укуы, 5нче сыйныф укучысы Гүзәл Билалованың өздереп җырлавы тамашачыларга аеруча нык ошады, әлбәттә, бу укучылар җиңүче булды.Сатирик язучы Габдулла Вафин, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп:

— Сез татарча сөйләшүегез белән түгел, оныкларыгызның татарча сөйләшүе белән горурланыгыз, — дип, милли тел язмышын алга куйды.

Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе урынбасары Флүр Яһүдинның чыгышы да ялкынлы булды:

— Татар теле юкка чыгуга ышанмыйм, — диде ул. — Габдулла Вафин көчле сатирик китаплары белән милләтебезне туган телдә укырга җәлеп итә. “Балкыш” җыр-бию төркеме (җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева) милли музыка белән җаннарыбызны сафландыра. Зәйфә Салихова әйдәгән “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите милли яңалыклар белән таныштыра, — диде. Ул Бәләбәй урамнарына күренекле якташларыбызның исемен бирү мәсьәләсен дә күтәрде. Алар: Тузлыкуш авылында туып-үскән Башкортстанның халык комиссары, 1937 елгы репрессия корбаны Г. Яһүдин, Башкортстанның атказанган табибы, хирург Ә. Солтанов, БАССРның атказанган фән эшлеклесе, телче, филология фәннәре докторы, профессор Ә. Юлдашбаев, Бөек Ватан сугышы ветераны, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле шәхесе М. Юлдашев.Шәһәрнең үзәк мәдәният сарае хезмәткәре, җырчы Хәмит Дәүләткужин республикабыздагы һәм урындагы артистларыбыз белән ешрак очрашырга чакырды.

Үзешчән композитор Илдус Разетдинов гимназиядә иң яхшы укучыга үз исемендәге стипендия булдыру тәкъдимен кертте һәм бертавыштан хуплау тапты.Милли телләр буенча район мәгариф бүлеге методисты Светлана Гәрәева алдынгы укытучыларга, милләтпәрвәрләргә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды. Утырышның музыкаль өлешен гимназиянең сәнгать бүлеге җитәкчесе мәгариф алдынгысы Тимерхан Әхмәтов бизәде.

Камил Фазлетдинов.

Бәләбәй районы.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*