tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәләре Казанга килделәр
Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәләре Казанга килделәр

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәләре Казанга килделәр

Бүген, 2 октябрь көнне, Башкортстан Республикасында яшәп иҗат итүче татар шагыйрәләре Казанга килделәр. Башкортостан татар хатын-кызларының Динә Морзакаева җитәкләгән ”Сәхибҗамал” берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырылган сәяхәт программасы кысаларында милләттәшләребез Л.Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашачаклар. Шулай ук шагыйрәләр “Сөембикә” һәм  “Казан утлары” журналлары хезмәткәрләре белән дә очрашачаклар.

Иртәгә, 3 октябрь көнне,  18 сәгатьтә “Казан” милли мәдәният үзәгендә тугандаш республиканың талантлы хатын-кызларының иҗатын халыкка күрсәтү максатыннан ”Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” дип исемләнгән зур концерт узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*