tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда яшәүче татар яшьләре Казанның тарихи урыннары белән таныша
Башкортстанда яшәүче татар яшьләре Казанның тарихи урыннары белән таныша

Башкортстанда яшәүче татар яшьләре Казанның тарихи урыннары белән таныша

Башкортстан республикасының Дәүләт университетларында белем алучы татар яшьләре бу ялларны Казанда уздыра. Алар арасында Татарстан башкаласын беренче тапкыр гына күрүчеләр дә бар. Яшьләрнең күпчеле төрле олимпиадаларда, шул исәптән татар теле буенча олимпиадаларда да катнашкан, җиңү яулаган һәм хәзерге вакытта да актив эшчәнлек алып бара.

Алар бөтендөньяга сибелеп яшәүче татарларның Казанга кайткач, иң беренче килә торган урыны – Бөтендөнья татар конгрессы бинасында да булды. Биредә кунаклар Башкарма комитет җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров белән очрашты. “Конгресс ишекләре милләттәшләребез өчен һәрвакыт ачык,” – дип каршы алды аларны Данис Шакиров.

Түгәрәк өстәл янында узган очрашу вакытында, татар яшьләре август аенда Милләт Җыенында кабул ителгән “Татарлар: Гамәл Стратегиясе”не белән танышты. Тирәнрәк өйрәнү өчен, аларга документның ике телдә бастырылган җыентыгы да бүләк ителде.

“Стратегиянең төп юнәлешләренең берсе  – ул татар яшьләре белән эшләү. Шул максат белән без менә шундый матур очрашуларны элек тә оештыра идек, хәзер дә дәвам итәбез. Уфа-Казан арасындагы юлга беркайчан да тузан кунмады. Уфадагы “Нур” театры каршында  бөек шагыйребез Г.Тукайга һәйкәл куелды. Быел Казанда бөек шагыйрь Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Башкортстандагы һәм Татарстандагы яшьләребез аралашып, дус яшәргә тиеш,”-дип белдерде Данис Шакиров.

Ул яшьләргә киләчәктә укуларын Казанга килеп дәвам итү мөмкинлеге барлыгын да җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган форумнарда, җыеннарда волонтер, оештыручы бауларак катнашырга чакырды. Очрашуда яшьләр үзләре иҗат иткән шигырьләрне, шулай ук татар һәм башкорт шагыйрьләренең әсәрләрен сөйләде.

Бүген кич белән татар студентлары Камал театрында К. Тинчурин әсәре буенча куелган “Зәңгәр шәл” спектаклен карый. Иртәгә алар тарихи урыннарда – Казан Кремлендә, Иске Татар бистәсендә, Ш. Мәрҗани мәчетендә һәм Г. Тукай музеенда булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*