tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстандагы “Берлек” татар иҗтимагый оешмасы әгъзалары “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Башкортстандагы “Берлек” татар иҗтимагый оешмасы әгъзалары “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Башкортстан татарларының  “Берлек” иҗтимагый оешмасы “Татарча диктант” акциясен LIFESTYLE үзәгендә оештырды. Чарада төрле буын вәкилләре катнашты. Диктантны Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәре буенча яздылар.

Диктант язучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та сәламләде. Ул бүген Башкортстанда халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган чараларда катнаша.

Башкортстандагы  “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы да акцияне 14 урында оештырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*