tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Дәүләкән районы Кадергол авылында «Нур» мәчете ачылды
Башкортстанның Дәүләкән районы Кадергол авылында «Нур» мәчете ачылды

Башкортстанның Дәүләкән районы Кадергол авылында «Нур» мәчете ачылды

Башкортстанның Дәүләкән районы Кадергол авылында «Нур» мәчете ачылды. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кадергол авылына 1795 елда нигез салынган. Бүген ул – шул исемдәге авыл советының административ үзәге. Кадергол авыл җирлегендә 1200дән артык кеше яши, аларның күбесе – мөселманнар. Әле 1928 елда ук авылда революциядән соң беренче мәчет төзелгән булган, әмма аның язмышы үкенечле тәмамланган. Һәм менә Мөхәррәм аеның беренче көнендә авылда яңа Аллаһ йорты үз ишекләрен ачты, диелә хәбәрдә.

Шәйхелислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин һәм Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов бәйрәмнең мактаулы кунаклары булган.

Тәлгать Таҗетдин дин әһелләрен аларның рухи тормышындагы бөек вакыйга белән котлаган, барысына да тынычлык һәм иминлек теләп, төзелештә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырган.

Баш мөфти мәчетнең имам-хатыйбы Нургали хәзрәт Рамазановка аерым рәхмәт белдергән. Ул мәчеткә нигез салынган вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр актив рәвештә яңа Аллаһ йорты белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*