tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Дим бистәсендә урнашкан 74 санлы балалар бакчасында «Татарча Яңа ел» тамашасы
Башкортстанның Дим бистәсендә урнашкан 74 санлы балалар бакчасында «Татарча Яңа ел» тамашасы

Башкортстанның Дим бистәсендә урнашкан 74 санлы балалар бакчасында «Татарча Яңа ел» тамашасы

Башкортстанның Дим бистәсендә урнашкан 74 санлы балалар бакчасы башкалардан телләрне өйрәнүгә басым ясавы белән аерелып тора. Биредә рус, татар, башкорт телләрен һәм милләтебезнең мәдәниятен тирәнәйтеп өйрәнүгә максат ителгән төркемнәр эшләп килә. Шудай ук монда «Тамчылар» фольклор ансамбле дә оештырылган.

Татарча дәресләр укытылган «Күбәләк» төркеме бүген  «Татарча Яңа ел» тамашасы әзерләгән. Кунаклар арасында «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасынын Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Вафина, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, «Милли аваз» төркеме җитәкчесе, композитор Мидхәт Әбделманов та бар иде. Алар балаларны Яңа ел белән котладылар һәм бүләкләр өләштеләр.

Чыршы тирәли уен-көлке, Кыш бабай янында шигырь сөйләү, милли җыр-биюләр – барысы да бар тиешенчә дәрәҗәдә әзерләнгән.

– Без үткән җәйне ел саен уздырылган «Җырлыйк әле!» конкурсында катнашырга әзерләнгәндә сценарий буенча балалар кирәк булгач әлеге төркемгә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Бакча җитәкчесе үтенечебезгә җавап бирде һәм без уңышлы чыгыш ясап кайттык, – ди «Милли аваз» ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әбделмәнов.

Татар телендәге чараларда иң актив катнашучы балалар Мидхәт Әбделмәновтан һәм Люция Вафинадан мактау хатлары һәм күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.

– Татар хатын-кызлары булганда, татарча белүче балалар да булачак. Барысын да – аналарны да, балаларны да якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрик итәсе килә. Киләчәктә дә актив позициягездән чигешмәгез, бергә булыйк, бердәм булыйк! – дип тәмамлады кичәне Люция Ябир кызы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*