tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның иң гүзәл кызлары “Татар кызы-2018” республика бәйгесе финалында
Башкортстанның иң гүзәл кызлары “Татар кызы-2018”  республика бәйгесе финалында

Башкортстанның иң гүзәл кызлары “Татар кызы-2018” республика бәйгесе финалында

Уфада традицион “Татар кызы” республика матурлык бәйгесе уза. Бәйге финалы 21 апрель көнне “Нур” театрында узачак. Бүген “Башинформ” агентлыгында оештыручылар һәм катнашучылар булачак вакыйга турында сөйләде.

Җиңүче таҗы – милли баш киеме калфак өчен 16 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге 12 кыз көрәшәчәк. Төп приз әлегә сер булып тора, әмма җкиңүченең Татарстанда узачак бөтенроссия “Татар кызы” бәйгесенә барачагы билгеле.

“Бу конкурс Башкортстанда 15нче тапкыр үткәрелә. Элек ул “Нәүрүз гәүзәле” дип атала иде, ә хәзер инде бишенче елын “Татар кызы” буларак уза. Без тышкы матурлык бәйгесе түгел, ә рухи гүзәллек бәйгесен уздырабыз, бу мөһим, – дип ассызыклый “Татар кызы” республика бәйгесе җитәкчесе Нәфисә Акчурина.

Оештыру комитеты рәисе Зәлия Ахунова һәм бәйге режиссеры Зиннур Сөләйманов сүзләренчә конкурс кысаларында интеллектуаль, җыр-хор, бию һәм милли традицияләргә багышланган блоклар әзерләнә. 10 көн дәвамында, финалга кадәр, барлык катнашучылар бер кунакханәдә яшәячәк һәм бәйге сынауларына әзерләнәчәк.

Финалга чыккан кызларның һәркайсы милли ризыклар – бишбармак, чәк-чәк, кыстыбый, бәлеш, гөбәдия, бавырсак әзерли белүе турында горурланып әйтә.

bashinform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*