tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Миякә районы татарлары җәлилче Галләнур Бохараев эзеннән Казанга килделәр

Башкортстанның Миякә районы татарлары җәлилче Галләнур Бохараев эзеннән Казанга килделәр

Башкортстанның Миякә районы Татар конгрессы әгъзалары Казан шәһәренең 1 нче май мәйданында – Җәлил һәйкәле янында якташларын искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Башкортстанның Миякә районы эзтабарлары якташлары эзләреннән Хәрби Дан урыннары буйлап озын сәяхәткә чыккан.

Аларның автоюлы, ягъни автопробег Казаннан башланды. Чөнки Миякә районының Каргыз-Миякә авылы кешесе Галләнур Бохараевның җәлилче Сәлим Бохаров булуы билгеле. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты исеменнән экспедиция әгъзалары – эзтабарларны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римзил Вәлиев сәламләде.

Ул тумышы белән Миякә күршесендәге Бишбүләк районы Ает авылыннан. Казанда якташларын Башкортстанның атказанган нефтьчесе, Бәләбәй механика заводы җитәкчесе, Казанның “Милләт йорты” хуҗасы Рәүф Хәсәнов та сәламләде, җәлилчеләр рухына дога укыды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*