tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе юбилеен билгеләп үтте
Башкортстанның “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе юбилеен билгеләп үтте

Башкортстанның “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе юбилеен билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Башкортстан “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасы үзенең җитәкчесе Назаргулова Флүсә Сөләймән кызының күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Флүсә Сөләймән кызы лаеклы ялга чыкканчы озак еллар Башкортстан Мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр бүлегендә хезмәт күрсәтте. Татар теле укытучыларының “Ел укытучысы” бәйгеләре, конференцияләре, татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның республика олимпиадалары аның ярдәменнән башка узмый иде.

Бүгенге көндә “Сәхибҗамал” республикабызның иҗтимагый тормышында иң актив эшчәнлек алып барган оешмаларның берсе.

Флүсә Сөләймән кызының иҗтимагый эшчәнлеген билгеләп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аны үзенең иң зур бүләге – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләде.

Бөтендөнья татар конгрессының
Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге хезмәткәре
Гөлназ Илһамова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*