tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның татар шагыйрәләре татар конгрессында булдылар
Башкортстанның татар шагыйрәләре татар конгрессында булдылар

Башкортстанның татар шагыйрәләре татар конгрессында булдылар

Бүген, 3 октябрь көнне, Башкортстан Республикасында яшәп иҗат итүче татар шагыйрәләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына килделәр. Биредә алар татар конгрессының аналитик-мәгълүмати идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи белән очраштылар.

Башкортстан кунаклары Казанга кичә килделәр. Башкортостан татар хатын-кызларының Динә Морзакаева җитәкләгән ”Сәхибҗамал” берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырылган сәяхәт программасы кысаларында милләттәшләребез Л.Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. Шулай ук шагыйрәләр “Сөембикә” һәм  “Казан утлары” журналлары хезмәткәрләре белән дә очраштылар.

Бүгенге программа кысаларында шагыйрәләр Татарстан-Яңа гасыр телевидениясенең “Манзара” тапшыруында, “Болгар” радиосының “Татар мәйданы” тапшыруында катнаштылар.

Ә инде, 18 сәгатьтә «Казан» милли мәдәният үзәгендә тугандаш республиканың талантлы хатын-кызларының иҗатын халыкка күрсәтү максатыннан ”Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” дип исемләнгән зур концерт узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*