tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башлаган эш дәвамлы булсын!
Башлаган эш дәвамлы булсын!

Башлаган эш дәвамлы булсын!

Мөнәҗәтләр халык күңеленең көзгесе, гасырлар тирәнлегеннән агып килә торган иҗади дәрья. Алар тәрбияви әһәмияткә ия. Мөнәҗәтләрне буыннардан-буыннарга тапшыруны, милләтебезне сафландыруны күздә тотып, Чувашиянең Дини Нәзарәт һәм милли-мәдәни мөхтәрият белән берлектә Шыгырданның авыл китапханәсендә 24 ноябрь көнне мөслимәләр белән мөнәҗәтләр әйтү кичәсе оештырылды. Халкыбызның күңел җәүһәрләре, мирасы булган, динебезне һәм рухыбызны саклаучы бу кичәдә районыбыз авылларыннан һәм Комсомольски районыннан кырыктан артык ханым һәм туташ катнашты.

«Мөнәҗәтләр – халкыбыз авыз иҗатында мөһим урын алган дини җырлар. Аларга рухи-тәрбияви кыйммәтләр, тирән моң, зур мәгънә салынган. Мөнәҗәтләрне әйтәләр дә, көйлиләр дә, җырлыйлар да. Ничек кенә булса да, бу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, тәэсирләндерә, күңелләребезне халкыбызның бай мирасы, үткәннәре белән бәйли»,- дип башлады үзенең сүзен шушы кичәне оештыручы һәм алып баручы «Ак калфак» җәмгыятенең җитәкчесе Ишмуратова Сания Мәүлет кызы. Ул мөнәҗәт жанрына аңлатма биреп, килеп чыгышы һәм төрләре белән таныштырды.

Мөнәҗәт – сүзе гарәп теленнән алынган сүз һәм Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата. Дини рухлы мөнәҗәтләр – мөэмин-мөселманның Аллага юнәлдерелгән лирик монологы, ягъни моң-зарларын яки кылган гөнаһларын ачып салып тәүбә итүе, ярлыкау һәм рәхим – шәфкать соравы. Мөнәҗәтнең асыл мәгънәсе кешенең йөрәк түреннән, иң нечкә кичерешләреннән, кайгы – хәсрәтеннән килә.

– Эчтәлеге буенча мөнәҗәтләр дүрт төркемгә бүленә – дини-фәлсәфи, туган ил, ана һәм бала, яшәү һәм үлем турында, – диде Сания Мәүлет кызы.

Алга таба һәр темага аерым-аерым мөнәҗәтләр әйтелде. Аларны кичәбезгә килгән апалар берәм-берәм дә, бергәләп тә яңгыратты. Татар Согыты авылыннан килгән Сания апа Шарафутдинова хәтеренең яхшы булуы белән таң калдырды. Ул ике төрле мөнәҗәт укыды. Озык Куак авылыннан килгән Даутова Рузалия апа мөнәҗәтләрне яшь вакытта әбиләрдән отып алган. Урмайдан килгән Фәрит Гибатдинов җитәкчелегендәге “Мишәр ” халык ансамбле мөнәҗәтләрне бик оста башкарды. Алар әлеге бәйрәмгә махсус әзерләнгәннәр. Кичәбезне “Лә иләһа иллә Аллаһы”, «Бисмилләһи Тәгалаллаһ» мөнәҗәтләре белән баеттылар. Көен якташыбыз Гүзәлия язган «Ашыкма» җыры да бу кичәдә урынлы яңгырады. Бәйрәмдә Фазилә Ибәтова, Рауза апа Абитова, Миңзифа апа Тазюкова, Гөлнара Масяева , Халбәрия апа да үзләре әзерләп килгән мөнәҗәтләрен тамашачыларга ишеттерделәр. Шыгырданнан Наилә апа Рязапова төрле яктан булдыра дисәк тә, ялгыш булмас. Үзе шаян, үзе телгә оста апабыз үзе язган бәетен укыганда, күпләрнең күңеле әрнегәндер. «Мөнәҗәт – ул кешенең күңел көзгесе кебек. Йөрәккә үтеп керә торган көчле дога ул. Аны укыгач, уйланасың, борчу-хәсрәтләрдән барлыкка килгән күңелдәге төеннәр чишелә, рәхәт булып китә», – дип тәмамлады үзенең чыгышын Наилә апа.

Мәктәп укучылары да мөнәҗәтләргә битараф түгел икән. Татар Согыты авылыннан килгән Вәсилә Салихова “Бердер Иляһым бәнем” дип исемләнгән әсәрне тәкъдим итте.

Озын Куак авылыннан килгән Кралова Рания «Әй, мөселман» мөнәҗәтен укыды.

Кичәдә яңгыраган мөнәҗәтләр эчтәлекләре ягыннан да, аһәңе, яңгырашы буенча да үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый һәм бай эчтәлектә булып, безнең бай мирасыбызның колач җитмәс зурлыгына, камиллегенә бер дәлил булды.

Адәм баласының бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан мөнәҗәтләрне тыңлаган саен, уй-фикерләребез чистара, күңелләребез сафлана. Кичәбездә яңгыраган мөнәҗәтләребез дә катнашучыларның күңелләренә барып ирешкәндер дип ышанасы килә.

Соңыннан сүз Чувашиянең мили-мәдәни мөхтәрият җитәкчесе Фәрит Гибатдиновка бирелде. Ул үзенең чыгышында килгән кунакларга, бу кичәне оештыручы «Ак калфак» җәмгыятенә рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә шундый кичәләр оештырырга кирәклеге турында әйтте. Кичәбезнең ахырында Батыр районы администрациясе җитәкчесе урынбасары Марат Минсәет улы Айзатуллов та килгән ак яулыклы апаларны бәйрәм кичәсе белән котлады һәм килүләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

Чыннан да, туган җирдә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без. Халкыбызның тутыкмас күңел энҗеләрен барлауга юнәлдерелгән бу очрашу һаман да уйландыра, анда әйтелгән мөнәҗәтләр җанга рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый әле.

Очрашуыбыз азагында кичәбезгә килгән кунакларны кайнар ризык белән сыйладык.

– Мондый очрашулар ешрак булсын иде, алар күңелләребезгә рухи азык бирә, йөрәкләребезгә дәрт өсти. Безне шундый кичәләргә тагын чакырыгыз, – дип таралышты кунаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*