tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Басма матбугатларының баш мөхәррирләре Чувашиядәге татар авыллары белән таныша
Басма матбугатларының баш мөхәррирләре Чувашиядәге татар авыллары белән таныша

Басма матбугатларының баш мөхәррирләре Чувашиядәге татар авыллары белән таныша

Бүген Татарстан басма матбугатларының баш мөхәррирләре эш сәфәре белән Чувашиягә китте. Баш мөхәррирләрне Урмай авылы янында милләттәшебез каршы алды.

Беренче тукталыш – Тукай авылы. Биредә кунакларны тулысынча халык акчасына төзелгән Тукай мәхалләсендә кабул иттеләр. Ул 2013 елда кулланылышка тапшырыла. Мәхаллә йорты ачылышында Татарстан Президенты Тукайлыларга автобус бүләк иткән иде.

“Без Татарстан ярдәмен, игътибарын һәрвакыт тоеп яшибез”, – ди мәхаллә имамы Наил хәзрәт Җамалетдинов.

Мәхаллә йорты мәдрәсә вазыйфасын да үти. Биредә авыл халкы дини гыйлем ала, намаз уку өчен дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Моннан тыш, мәдрәсәдә дини чаралар үткәрәләр, өлкән апалар килеп дога укый һәм яшьләрне дә үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр.

Ипи тешерү – Тукай мәхалләсенең тагын бер үзенчәлеге булып тора. Халык авылда догалы ипи ашый. “Милләтнең киләчәге догалы ипидән, хәләл ризыктан тора”, – ди Наил хәзрәт.

Баш мөхәррирләр мәхаллә белән танышканнан соң, җәмәгатьчелек белән аралашты, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Белешмә өчен:

Тукай авылында 2000 нән артык кеше гомер итә. Быел авыл мәктәбенә 30 дан артык бала укырга кергән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*