tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батыр районы Кыр Бикшиге авылында җырга-моңга бай халык яши
Батыр районы Кыр Бикшиге авылында җырга-моңга бай халык яши

Батыр районы Кыр Бикшиге авылында җырга-моңга бай халык яши

Чувашстанның татар баласы без
Татар моңы бездә агылды
Туган илгә булган зур мәхәббәт
Тукай теле белән ачылды

Динебезне,телебезне саклап
Яшәвебез таңнар калырлык
“Без-татарбыз!”- диеп,горурланып
Бар җиһанга әйтеп салырлык.

Татар халкы гомер-гомергә җыр белән хезмәт башкарган, җыр белән ял иткән, җыр белән ир-егетләрне яуга озаткан һәм каршы да алган, сагышланган, юанган.

Җыр анадан  балага, буыннан-буынга тапшырылып, халыкның уртак байлыгы булып, безнең көннәргә килеп җиткән.

Данлыклы Фәтхи Бурнаш туган як, Батыр районы Кыр Бикшиге авылында да җырга-моңга бай халык яши.

Шушы көннәрдә Бикшик авылы үзешчән артистларына Казанда “Җырлыйк әле!” телевизион бәйгесендә катнашу насыйп булды. Тапшыруның авторы – Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов — киңкырлы һәм талантлы шәхес: ул тапшыруга сценарий да яза, кунакларны да чакыра, аларга репертуар да сайлаша, баянда да үзе уйный.

Авыл данын яклап барган артистлар – Зелфия Вахитова, Дания Сәлахова, Наил Закиров (Бикшик халык театры) үзләрен һәр яклап күрсәттеләр – халык җырларын белүләре дә, ансамбльга кушылып үз тавышлары белән матур итеп башкарулары да күңелгә ятышлы булды. Бәйге барышында авылыбыз, катнашучылар белән таныштырып торучы  тарих укытучысы Зелфия Хәмдиеваның татар телендә матур итеп сөйләве  барлык тамашачыларга да ошады. Дәртле җырлар, матур сүзләр белән үрелеп барган тапшыру турында авылдашлар: “Миңа гына шулай тоелдымы дисәм, башкалар да шалтыратып шулай диделәр, үткән атнада барган тапшыруларга караганда, бик җылы, бик  халыкчан иттереп, аралашып барды “Җырлыйк әле”, бер-берегез белән ярдәмләшеп, матур чыгыш ясадыгыз”, – дип кат-кат рәхмәтләр әйттеләр. Тапшыруны алып баручылар-җырчы гаилә, бик күп конкурслар лауреаты Алинә һәм Азат Кәримовлар, катнашучыларыбызның  бик оста булуларын, ерак Чувашстанда яшәп ятуга кармастан саф татар телендә сөйләүләрен, җырлауларын ассызыкладылар. Тапшыруның ахырында, бәйге җиңүчесен “Татар җырын югары зәвык белән башкарып, милли моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләгән өчен” дипломы белән бүләкләделәр, барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бикшиклеләр “Җырлыйк әле” телевизион тапшыруда катнашуга югары өлеш керткән өчен Чувашстан татарларының Казанда оешкан “Карындаш” якташлык җәмгыяте рәисе  Киаметдин улы Фәнис Чабатовка, авылыбыз өчен җан атып, милләтебез, халкыбыз өчен оештырылган һәр чарада башлап йөрүче ООО ”Уют” җитәкчесе Аләлетдин улы Илдус Кисеевка, Чувашстан Диния нәзарәте җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбулловка олы рәхмәтләр әйтәләр.

Җиңүче буларак сүз бирелгәч, бу тапшыруда барлык Чувашстан татарлары исеменнән йөрәгемнән чыккан шушы юлларны әйтәсем килде: “Татарстаннан читтә яшәсәк тә без, Чувашстан җирлегендә яшәп ятучы татарлар, безне читкә какмыйча, безнең барлыгыбызны белеп-күреп торган мәркәзебез Казан булуы белән горурланабыз, туган телебезгә олы мәхәббәт,тирән ихтирам белән карауны, тамырларбызны барлап, ата-ана йолаларын  яклап, динебезне саклап яшәүне иң-иң беренче урынга куябыз, татар булуыбыз белән горурланабыз”. Апрель аенда үтәчәк халык саны алу нәтиҗәләре графасында “татар” исеме күбрәк булсын иде, “Татар телен тулысынча беләм”, – дигән мәгълүмәтләр куандырсын иде”.

Күңелләрдә-олы илһам көче
Бердәм булыйк, дуслар, дус яшик
Йөрәктәге дуслык җепләреннән
Үзара без күпер үрешик!

Дания Сәлахова, Кыр Бикшиге авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*