tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлар халык күңелендә яши
Батырлар халык күңелендә яши

Батырлар халык күңелендә яши

Кызганычка,  без, бүгенге заман  балалары,  Бөек Ватан сугышы ветераннарын күрергә өлгергән соңгы буын булачакбыз.  Еллар үтәр,  ә кешеләр бу дәһшәтле сугыш турында оныта башларлар. Совет солдатларының, тыл хезмәткәрләренең батырлыклары  яшәсен дисәк, без алар турында сөйләргә, аларның хатирәләрен киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез дип уйлыйм. Батырлар халык күңелендә яши.

Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихында иң зур, канкойгыч сугыш. Ул дүрт ел буе туган җиребезне телгәләде, туганнарыбызны, якыннарыбызны тартып алды, күпме кешене туган туфрагыннан йолкып, чит җирләргә, үлем кочагына илтеп ташлады, күпмесен яралады, имгәтте. Сугышның төзәлмәс яралары әле дә сызлый, күпме авыл һәм шәһәрләребез, урман-кырларыбыз сугыш эзләрен әле дә саклый. Куеннарына исемсез батырларның гәүдәләрен сыендырган күпсанлы туганнар каберләре шул дәһшәтле елларны хәтерләтеп    йөрәкләрне    сыкрата.   Бөек Җиңүнең бәһәсе әйтеп бетергесез югары булды. Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Дистәләрчә миллион ватандашларыбыз канкойгыч сугыш кырларында мәңгегә башын салды, концлагерь мичләрендә янып көлгә әйләнде, чолганыштагы Ленинградта ачлыктан кырылды, фашист бомбалары астында калды; госпитальләрдә – авыр яралардан, нацистлар коллыгында – ерткычларча җәзалаулардан, тылда исә хәлдән килмәслек авыр хезмәттән вафат булды.

Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп узмаган.

Әнием ягыннан сугышта әбиемнең әтисе Павел Степанович Майборода катнашкан. Ул 1928 елда Днепропетровск өлкәсенең Кривой Рог шәһәрендә туган.  Ә аның булачак тормыш иптәше Мария   Гавриловна (кыз фамилиясе Жукевич) Төньяк Германиядә урнашкан Дюссельдорф  концлагере тоткыны була.

“Лагерь бөтен яклап чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган иде. Ачлыктан хәлсезләнгән кешеләрне көн саен эшкә куалар. Җитмәсә  әсирләрдә коточкыч экспериментлар уздыралар. Табиблар умрау сөйгеннән кан алалар да, аңа төрле препаратлар кушып, кабат тәнгә кертәләр. Алар бу даруларның әсирләргә ничек тәэсир иткәннәрен күзәтәләр  иде”, – дип сөйли торган булган Мария әби, тәнендә шундый тәҗрибәләрдән калган  җөйләрне күрсәтеп. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь  булган…

Бабайның әтисе Александр Николаевич Папчихин 1913 елда Куйбышев (бүгенге Самара) өлкәсе Жигули авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Сосново-Солонец район хәрби комиссариатына чакыртыла. Сугышта ул машина йөртүче була. Гаиләбездә Александр бабабызның сугышчан казанышлары өчен алган төрле бүләкләре саклана.   Ә аның хатыны Александра Ивановна сугыш елларында колхозда эшләгән.

Әтием ягыннан әбиемнең абыйлары да Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Кызганычка, әбием миңа алар турында үзе сөйли алмады инде. Бу туганнарым турында әтиемнең сеңелесе сүзләреннән генә язып алдым.

Әбием сугыш вакытында туган. Аларның гаиләсе бик тату, тырыш була. Алты абыйсының дүртесе бер-бер артлы сугышка китәләр. Иң өлкәннәре Сафуан Ленинградны яклауда катнаша. Һәм гаиләдән аңа гына сугыштан исән кайтырга насыйп була. Ерак бабамның, нык, батыр холыклы ир-атның да, һәлак булган өч улларын искә алганда, күзләре яшьләнә торган булган.           Мин сугыш кырларында ятып калган шул өч туганымның берсе  – Хәйдәр абый турында сөйлисем килә.

Хәйдәр Мифтах улы  Шәрәфиев 1923 елның 15 январында Чкалов (хәзерге Оренбург) өлкәсенең Әсәкәй районы Котлый авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң укуын район үзәгендә дәвам итә. Аннары Котлый авыл советы секретаре булып эшли.

Хәйдәр бик мәрхәмәтле булып үсә, әти-әнисен хөрмәт итә, олыны – олы, кечене – кече итә белә.  Әдәбият, поэзия белән мавыга, үзе дә шигырьләр яза. Эшкә намус белән карый, спортка зур игътибар бирә.

Бөек Ватан сугышы башлангач Хәйдәр Шәрәфиев фронтка үз теләге белән китәргә тели. Әмма аны алмыйлар. Шулай да бераздан егеткә повестка тапшыралар һәм 1943 елның февралендә ул Кызыл Армия сафларына баса. Ул дүрт тапкыр яралана, госпитальләрдә дәвалана да кабат фронтка китә.

Хәйдәр дүртенче аерым мотоцикллы полкта пулеметчы булып хезмәт итә. Полкның исеме үзе турында сөйли. Ул хәрәкәтчән, тиз йөрешле, шул ук вакытта көчле корал белән коралланган. Хәйдәр курку белмәс сугышчы була, хәттә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1944 елның январыннан полк танк армиясе составына керә. Ул 1нче Украина фронты гаскәрләренең һөҗүм итү операциясендә, 1944 елның январ-февраль айларында Корсунь–Шевченко шәһәре тирәсендә немец гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша. Уңышлы тәмамланган Курсунь-Шевченко операциясе Украинаның уң як ярларын азат итү өчен уңай шартлар тудыра.  Бу сугышлар өчен Хәйдәр III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Шул ук елның августында гвардия сержанты Хәйдәр Шәрәфиев партиягә керү турында гариза яза.

1944 елның 20нче августында  ЯССО- Кишенев операциясе башлана. 31 августта дүртенче мотоцикл полкы беренче булып Румыния башкаласы Бүкрәшкә (Бухарест), аннары Венгрия территориясенә керә. Будапешт өчен канкойгыч сугышлар 108 көн бара. Бер урында дошман фронт линиясен өзеп чыга. Аны җиңү өчен  4нче полкны җибәрәләр. Һәм ул үз алдына куелган бурычны намус белән үти.

Хәйдәр Шәрәфиев исемсез биеклектә ут позициясендә тора, пулеметыннан ут ачып, дошманның берничә һөҗүмен кайтара. 1944 елның 23 декабрендә бу сугышта Хәйдәр батырларча һәлак була. Биеклеккә менгәндә һәм солдатның окопы янәшәсендә  50гә якын дошман мәете була.

Хәйдәр башка данлыклы сугышчылар белән бергә Чехословакия җирендә, Венгриядән ерак түгел урында, хәрби хөрмәт белән җирләнә. 21 яшьлек батыр I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Ә гвардиячеләр танк армиясе Праганы азат итә һәм Япониянең Квантун армиясен тар-мар итүдә катнашып, көнчыгышта үзенең җиңү походын тәмамлый.

Хәйдәрнең әти-әнисе улларының хәрби хезмәте һәм батырлыклары турында берничә хат алалар. Аларны өлкән лейтенант Куликов, гвардия мотоцикл полкы командиры Воронов, гвардия танк армиясенең сәяси бүлеге начальнигы урынбасары В. Бакуновтан язып сала. Бакунов Хайдар абый турында «Коммунист Шәрәфиевнең соңгы сугышы» дигән мәкалә дә язган. 1945 елның 7 январында «Ватан сакчысы» дип аталган Кызыл Армия газетасы гвардия сержанты Хәйдәр Шәрәфиевның гимнастерка кесәсендә табылган хатын бастыра. Ул сугышчының әтисе Мифтах  Шәрәфиевкә адреслана. Хат күңелне дулкынландыра, исәннәргә васыять булып яңгырый. Мин сезне дә аның эчтәлеге белән таныштырасым килә:

“Әгәр һәлак булсам, бу хатны ачып укыгыз…

Мин сугышка керәм. Яшь йөрәгем фашистларга карата нәфрәт белән тулы. Кулларымда дәһшәтле корал – яраткан «максим»ым. Соңгы тамчы каныма кадәр дошманга каршы көрәшәчәкмен.  Кирәк икән, яраткан Ватаным, халкымның бәйсезлеге һәм бәхете өчен үз тормышымны да бирәчәкмен.

Йөрәгем тибүдән туктаса, мине халкым, Ватаным өчен һәлак булган коммунист дип санарсыз. Минем турыда Чкалов өлкәсенең Әсәкәй районы Котлый авылында яшәүче әти-әниләремә (Мифтах  Шәрәфиевкә) хәбәр итегез.

Шуның белән тәмам, язарга вакыт юк. Янәшәдә дошман миналары һәм снарядлары шартлый. Һөҗүмгә барабыз. Артта – Дунай. Ватан-Анабыз өчен дошманга каршы көрәшәчәкбез!

Кадерле әти-әнием, абый-энеләрем, сеңелләрем! Мине искә алыгыз! Сезне кочып-үбәм.

Улыгыз һәм энегез Хәйдәр Шәрәфиев”.

Хатның төп нөсхәсе Подольск шәһәрендә Оборона министрлыгының Үзәк хәрби архивы музеенда саклана.

Вафатыннан соң гвардияче Шәрәфиев I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Бүген Котлы авылының Хәйдәр Шәрәфиев туып-үскән урам аның исемен йөртә.

Мин Бөек Җиңүгә өлеш керткән шундый туганнарым белән чиксез горурланам, бүгенге тыныч, матур тормышым өчен аларга рәхмәт әйтәм.

Альмира Сәетова,“Яктылык” татар мәктәбенең 7 «А» сыйныф укучысы
https://tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*