tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Батырлар» тапшыруы экраннарга кайтамы?
«Батырлар» тапшыруы экраннарга кайтамы?

«Батырлар» тапшыруы экраннарга кайтамы?

Татарстанда милли көрәшне үстерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру өчен республика Хөкүмәтенең резерв фондыннан алты миллионнан артыграк сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган боерыкта Финанс министрлыгына әнә шундый фәрман җиткерелгән.

Боерыкта күрсәтелгәнчә, әлеге суммының күп өлеше татарча көрәш буенча ярышларны уздыруга, җыеннар оештыруга, көрәшчеләрне төрле дәрәҗәдәге ярышларга әзерләү, алып баруга юнәлдереләчәк.

Һәм тагын бер момент. Сумманың икенче өлеше — 800 мең сумнан артыграк сумма турында сүз бара — «Батырлар» телетапшыруын әзерләү һәм трансляциягә тотылырга тиеш.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*