tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында “Татар кызы” бәйгесе узды
Баулы районында “Татар кызы” бәйгесе узды

Баулы районында “Татар кызы” бәйгесе узды

5 март көнне Баулы районының Кызылъяр авылы мәдәният йортында, татар милли-мәдәни үзәгендә, «Татар кызы» район конкурсы узды. Анда 15-25 яшьлек 11 кыз катнашты.

Ул Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе һәм район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды.

Берничә атна дәвамында кызлар дүрт сынауга тырышып әзерләнделәр: «Үзең белән таныштыру», «Сорау-җавап» (халык авыз иҗатын белүгә), «Милли аш-су» һәм иҗади конкурс. Шыгрым тулы зал каршында кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр.

Бәйге биремнәре арасындагы тәнәфесләрдә чыгыш ясап, «Асылташ» хореография коллективы (җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина), җырчылар Ленар Солтанов, Ленир Дәүләтшин, Айрат Хөсәенов, бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Кызларның һәм артистларның барлык чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде.

Залда чып-чын милли бәйрәм рухы сизде. Моңа «Ак калфак» татар хатын- кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе күргәзмәсе дә өлеш кертте. Баулыдан Ләйлә Гафиятуллина һәм Әнисә Биктимирова борынгы кул эшләре әйберләрен, ә Шалты авылыннан Наҗия Гыйльфанова үз куллары белән тегелгән калфаклар коллекциясен тәкъдим итте.

Жюри әгъзаларына җиңүчене сайлау җиңел булмады. Нәтиҗәдә, Баулы районыныда “Татар кызы-2020” дип Әлмәт музыка көллиятенең 4нче курс студенты Илмира Мәҗитова табылды. Калган гүзәл кызлар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Барлык кызларга да Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зиярова бәйгегә махсус тектерелгән калфаклар, дипломнар, чәчәкләр тапшырдылар.

Фәридә Зиярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*