tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыга күрше төбәкләрдән татар теле укытучылары семинарга килде
Баулыга күрше төбәкләрдән татар теле укытучылары семинарга килде

Баулыга күрше төбәкләрдән татар теле укытучылары семинарга килде

21 апрельдә, Баулы районының Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбендә  “Татар халкының гореф-гадәтләрен, милли рухи-әхлакый педагогик тәҗрибәсен файдаланып, яңа технологияләр кулланып, милли үзаңлы шәхес тәрбияләү” дигән темага регионара семинар узды. Семинарның эшендә Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәре, Туймазы районыннан, Оренбург өлкәсе Северный, Абдулино районнарыннан  мәктәп директорлары, укытучылары, районыбыз мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы муниципаль районы җирле оешма җитәкчесе   Р.З.Шараева  барлыгы  56 педагог катнашты.

Семинарга  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре көче белән күргәзмәләр оештырылды. Әлеге күргәмәләрдә  укучыларның кул  эшләнмәләре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  укыту -методик эшкәртмәләре, районыбызда яшәүче удмурт, чуваш, татар халыкларының тормышын, милли рухын чагылдырган   эшләнмәләр урын алды.

Семинар балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар чыгышы белән башланып китте. 2 нче санлы “Рябинка” балалар бакчасы Хәбир Ибраһимның “ Килмешәк” әкияте буенча  спектакль – тамаша күрсәттеләр.

Алга таба Исергәп  урта гомүми белем бирү мәктәбе директоры Фәхриева Ф.М “Мәктәпнең бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага чыгыш ясады.  Ул үз чыгышында  Исергәп мәктәбенең кыскача тарихы һәм шушы мәктәпне тәмамлаган  абруйлы кешеләре турында, шулай ук, укытучыларның һәм укучыларның казанышларын әйтеп узды. Семинарның программасы белән таныштырды.

Исергәп  урта гомүми белем бирү мәктәбе укытучылары Хабирова М.С, Кашапова Н.Ф, Гафиятуллин Р.Ш, Нәгыймова Г.Н, Хәлфиева Л.М, Фазлыева В.Н дәресләр панорамасы  күрсәттеләр. Район мәктәпләреннән  Галиева Ә.Х, Зәләева Л.Р, Шәфыйкова Л.Р, Галәветдинова Ф.Ф, Вәлиева А.Д  “Татар халкының гореф-гадәтләрен, милли рухи-әхлакый педагогик тәҗрибәсен файдаланып, яңа технологияләр кулланып, милли үзаңлы шәхес тәрбияләү” темасына үткәрелгән  осталык дәресләрендә үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Башкортостан Республикасы Туймазы районыннан килгән  Садыкова Н.М, Әхмәдиева Г.Ә, Сәмигуллина А.Р, Октябрьский шәһәренең 11 нче гимназиясеннән Газиев М.М шулай ук семинар темасы кысаларында  үзләренең осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр.

Семинарның эшчәнлегенә нәтиҗә ясау максатыннан , түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды, кунаклар үзләренең теләк-тәкъдимнәр әйтсәләр, оештыручы буларак милли эшләр буенча методист Э.И.Әхмәтҗанова кыскача районда милли мәгарифнең торышы белән таныштырып китте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы муниципаль районы җирле оешма җитәкчесе   Р.З.Шараева  элеге чараның  Бөтендөнья татар конгрессы планына кетелүен  һәм  җирле оешманың  милли гореф-гадәтләребезне саклау, аларны яңарту буенча күп төрле чаралар үткәрелүе турында әйтеп узды. Оешманың эшчәнлеге турында  кыскача мәгълүмат  бирде.

Килгән  кунаклар  үткәрелгән  семинардан  рухи  баеп  киттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*