tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баумандагы китап кибете 16 июльдә ачылачак
Баумандагы китап кибете 16 июльдә ачылачак

Баумандагы китап кибете 16 июльдә ачылачак

16 июль көнне Бауман урамындагы элеккеге Матбугат йорты ачылыр дип көтелә. Шуның белән бергә биредә китап кибете дә янә үз эшен башларга җыена. Дөрес, архитектура һәйкәлләре исемлегендә булган бина тулысынча матбугат хезмәткәрләренә бирелми, анда кунакханә комплексы булачак. Биредәге отельдә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына киләчәк журналистлар яшәячәк.

Аннан килеп, 22 июль көнне Татарстан китап нәшрияты үзенең 96 яшьлек туган көнен билгеләп узачак. Димәк, китап кибете ачылышы да туган көнгә хөрмәтенә бүләк булачак.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренә караганда, китап кибетенә 50 кв.м. мәйдан бүлеп бирелгән, шуның 30ы сату өлеше булачак. Моннан тыш яңа бинада, элеккеге традицияләрне сакларга теләп булса кирәк, Тукай исеме белән бәйле актлар залы тибындагы зал да булачак. Аның мәйданы 120 кв.м. тәшкил итәчәк.

Ә “Нур-маркет” кибете подвалындагы китап кибете калырмы? “Әйе, әлегә кала. Табыш китерә торган кибет ул. Берничә ай карап-сынап карарбыз. Ә бәлки ике кибет тә рентабельле булыр!” – Илдар Камил улы әнә шундый матур хыяллар белән яши.

“Идель” журналы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*