tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байлангарда әниләр бәйрәме
charles gates sheldon
charles gates sheldon

Байлангарда әниләр бәйрәме

Безнең татар халкы элек – электән эшле, һөнәрле халык булган. Үзе белгәнен балаларына өйрәткән, бала тәрбияләүгә зур әһәмият биргән. Хәзерге яшьләребез дә халкыбызның гореф – гадәтләрен саклап калуда үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Байлангар авылы “Ак калфак” бүлекчәсе авылның мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Гаиләбез горурлыгы син, әни!”- дип аталган кичәнең максаты да әнә шундый үрнәк гаилә хуҗабикәләрен халыкка күрсәтү иде. Районыбызның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, Суфия Мостафина, җирлек башлыгы И. Х. Минегалиевларның катнашуы кичәне оештыруга җитди әзерлекне күрсәтте.

Кичәдә гаиләнең генә түгел, авылыбызның горурлыгы булырдай һөнәрле, тырыш, уңган әниләр һәм аларның балалары төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, гореф-гадәтләребезне ничек итеп анадан балага тапшырып булганлыгын күрсәттеләр.Яшь хуҗабикәләрнең кул эшләреннән оештырылган күргәзмәдә ниләр генә юк: чиккән түбәтәйләр, калфаклар, комнан ясап буялган рәсемнәр, сәйләннән тезеп ясалган чәчәкләр, агачлар, гап – гади сарык йоныныннан ясалган маймыл, сарык, ат сыннары дисеңме, бәйләп яки төрле материаллардан ясалган күз явын алырлык чәчәк бәйләмнәре. Бу эшләргә сокланмый мөмкин түгел иде.

Кичә барышында тамашачыларга Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” фильмы тәкъдим ителде. “Кеше үз гомерен бер генә елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, ә йөз елга кайгыртса, бала тәрбияләсен.” Бу сүзләр Кадрия Рәис кызының зур трибуналардан ясаган чыгышыннан. “Халкыбызның йолаларын,тәҗрибәләрен нигез итеп алып,милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү – безнең төп максатыбыз. Бүгенге көндә милли – мәдәни мирасыбызны, гореф – гадәт, йолаларыбызны барлап, киләчәк буыннарга тапшыручы фидакарь затларыбыз булуына күңел сөенә”, – диде районыбызның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина.

Бәйгедә катнашучы яшь әниләр Кәримуллина Резидә, Гарипова Зөһрә,Саттарова Фәния, Камалиева Йолдыз, мастер – класс күрсәттеләр. Иң оста причёска ясау буенча көч сынаштылар. Ә балалар, әниләре бәйгедә җиңсен өчен, аларга ярдәм итеп тордылар: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әниләренә багышлап язган сочинениеләрен укыдылар. Әниләр бәйрәмендәге бәйге җыр – бию белән үрелеп барды.Кичәне оештыручы һәм алып баручы Минзәлия Аглиуллина, күп санлы конкурслар лауреаты, районыбызның танылган җырчысы Алмаз Харисов, җырчы Зөһрә Камал, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак калфак” җыр ансамбле чыгышын да халык яратып кабул итте.

Бәйрәм соңында җирлек башлыгы И. Х. Минегалиев бәйгедә катнашкан әниләргә истәлек бүләкләре һәм мактау кәгазләре тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*