tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байраш игенчеләре кызу урак өстендә матур җырлар тыңлап ял итәргә дә өлгерә
Байраш игенчеләре кызу урак өстендә матур җырлар тыңлап ял итәргә дә өлгерә

Байраш игенчеләре кызу урак өстендә матур җырлар тыңлап ял итәргә дә өлгерә

Күптән түгел Байраш авылы игенчеләренә авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе, мәдәният йорты директоры Ләйсән Хәйруллина, сәнгать җитәкчесе Рамил Ильясов, китапханәче Тәнзилә Йосыпова, үзешчәннәр Азалия Хәйруллина һәм Рәмис Фәттахов кырга барып музыкаль тәнәфес оештырган.

  • Кыр батырларының тырыш хезмәте ярдәмендә табыннарыбызда һәрвакытта икмәк ризыклары өзелми. Моңа көне-төне хезмәт куйган механизаторлар, комбайнчылар һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге башка тармакта хезмәт куючыларның тырышлыгы салынган. Алар урак вакытында алны-ялны белмичә, иртәдән-кичкә кадәр эшлиләр, халкыбызның җитешлеге хакына зур хезмәт куялар. Матур гадәтне дәвам итеп, без быел да аларга концерт куярга булдык. Үзебезнең күңелле җырларны җиткереп, һәркайсының күңелен күтәрәсе килде”, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре.

Сания Сәмигуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*