tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәхет елы булсын иде һәрбер кешегә
Бәхет елы булсын иде һәрбер кешегә

Бәхет елы булсын иде һәрбер кешегә

 

Бусагада –Яңа ел басып тора. Туганнар, дус-ишләр, күрше-күлән, бала-чагалар шау-шу килеп әкияти бәйрәмне каршы алырга әзерләнә. Замананың авыр булуына карамастан, һәрвакытта да бу гаҗәеп бәйрәм күңелләребездә бары тик яхшы ниятләр, киләчәккә омтылыш чаткылары уятып, яшәү дәрте өстәп торды. Балалык чорыннан чыксак да, без барыбер Яңа елдан әле дә булса могҗиза көтәбез.  Өметләрегез бушка булмасын, яңа ел иминлек, тынычлык алып килсен.

Бу бәйрәм кичендә танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова үзенең яңа ел теләкләрен Сезгә юллый

Яңа елда телим сезгә

Яңа еллар җитте тагын, дуслар, күрәмсез?!

Артта калсын узган елда ниләр күргәнсез.

Иске елдан бәхет-шатлык яңага күчсен,

Яңа елда һәр көнегез сөенеп үтсен!

                         Яңа ел белән, һай, якын дусларым!

                        Котлап сезне чын күңелдән ни телим тагын?!

                        Илебездә, өегездә иминлек булсын,

                        әр көнегез иман белән, нур белән тулсын!

Җыелышыйк бергә-бергә мул табыннарда,

Бәрәкәтле гомер телик дус-якыннарга.

Яңа елны каршы алыйк җырлашып кына,

Изге теләк, матур уйлар уйлашып кына.

                          Яңа ел белән, һай, якын дусларым!

                          Котлап сезне чын күңелдән ни телим тагын?!

                           Яшәү дәрте җаныгыздан гел ташып торсын,

                          Игелекләр эшләү уе гел артып торсын!

Яңа елны иңне-иңгә, дус-тату узсак,

Бер-беребезгә миһербанлы, шәфкатьле булсак,-

Бу дөньяның нигъмәтләре һәркемгә җитәр,

Алдагы яңа еллар да бәхеттә үтәр.

                              Яңа ел белән, һай, якын дусларым!

                             Котлап сезне чын күңелдән ни телим тагын?!

                             Алдагы теләкләремә өстисем килә:

                              Бәхет елы булсын иде һәрбер кешегә!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*