tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәхетле кеше Рифат абый кебек була
Бәхетле кеше Рифат абый кебек була

Бәхетле кеше Рифат абый кебек була

Рифат абый Шигапов  Әтнә районы Ташчишмә авылында туып-үскән, укыган, колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыйнак, тәртипле гаиләдә өч кыз тәрбияләп, аларны олы тормышка озатканнар.Тормыш иптәше Люция апа белән гомер итәләр. Быел Рифат абыйга 65 яшь тулды.

Ул кечкенәдән иҗатка тартылса да, беренче шигырьләрен Армиядән кайткач яза башлавын әйтте, китаплары белән таныштырды. Рифат абый “Үтмә гомер….” һәм “Бәхетле бит мин!” исемле ике китабын бастырып чыгарган. Авылдашлары, Ташчишмә һәм Өҗем клуб хезмәткәрләре аның шигырьләрен укыдылар. Аның иҗатында туган якны, якыннарын, авылдашларын ярату ярылып ята. Яшьлекне сагыну, матур картлык турындагы шигырьләре юмор хисе белән белән сугарылган.Гомумән, Рифат абый шаян һәм тапкыр сүзле кеше.

“Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз”- дип аерылыштык Рифат абый белән.

Нәзирә Габдрахманова,
Әтнә районы Ташчишмә авыл китапханәчесе,
автор фотолары
atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*