tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бел – безнекеләрне! “Талантико“ уңыш китерде
Бел – безнекеләрне! “Талантико“ уңыш китерде

Бел – безнекеләрне! “Талантико“ уңыш китерде

Татарстанның Мамадыш шәһәрендәге композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучылары  Елизавета Король һәм Эльмира Костягина, февраль аенда кызык ясап кына, шәкертләре белән бергәләп үз көчләрен “Талантико“ дип аталган халыкара интернет конкурста сынап карамакчы булалар. Искиткеч нәтиҗәләр озак көттерми! Фәрит Яруллинның “Шүрәле“ балетыннан “Балалар биюе“ башкарган Алсинә Шәфыйкова соло фортепиано номинациясендә – беренче дәрәҗәдәге лауреат; ә аның укытучысы Елизавета Король белән фортепианода бергәләп башкарган әсәре өченче дәрәҗәдәге лауреат булган. Алия Кашапова, Карина Гаянова, Ралина Исхаковадан гыйбарәт “Аллегро“ флейтачылар ансамбле дә –  беренче;  ике укытучының  “Фантазия“ флейта ансамбле икенче урын яулаган.

– Көтелмәгән уңышларыбызга барыбыз да бик шат. Сәнгать, иҗат белән шөгыльләнүче баланың сәләтен педагоглар, ата-аналар да үзвакытында күреп алып, аның белемнәрен, уңышларын башкаларга күрсәтү, конкурсларда катнашу мөмкинлеген һәрвакыт тудырырып торырга тиешлеген тагын бер кат аңладык. Оста башкарылган милли музыка дөньякүләм конкурсларда бигрәк тә югары бәяләнә икән!– диләр педагоглар.

“Нократ“ газетасыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*