tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беларусь Республикасында беренче тапкыр Татарстан мәдәнияте көннәре узачак
Беларусь Республикасында беренче тапкыр Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Беларусь Республикасында беренче тапкыр Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Быелның апрелендә Минск шәһәрендә Беларусь Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре узачак, дип хәбәр итте Беларусь Республикасының Россиядәге илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаев “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Беларусь Республикасына мәдәни десант 100гә якын вәкилне үз эченә алачак. Алар – фольклор ансамбльләре, театр, кино, сәнгать, әдәби даирә вәкилләре, дип искәртте илчелек бүлеге җитәкчесе.

Мәдәният көннәре кысаларында Беларусь Республикасы территориясендә мәдәни чаралар һәм халык һөнәрчелеге ярминкәләре узачак. 2019 елда Татарстанда Беларусь Республикасы көннәрен үткәрү күздә тотыла.

http://www.tatar-inform.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*