tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы”
Белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы”

Белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы”

3-6 декабрь көннәрендә “Акыл фабрикасы” белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе узачак. Анда Татарстанның яшьләр оешмаларыннан, 20 регионнан һәм 3 чит илдән, шул исәптән Латвия, Казакъстан, Мәскәү, Чиләбе, Башкортостаннан катнашучылар булачак.

“Акыл фабрикасы” мәктәбе яшләрнең гражданлык бердәмлеген булдыру һәм гражданлык үзаңын үстерү өчен булдырылган.

Татарстанның алдынгы спикерлары һәм экспертлары “Акыл фабрикасы” мәктәбенең лекторлары булачак. “Тарих һәм туризм” юнәлеше буенча төрле белем бирү чаралары оештырылачак. Мәктәп кысалырында уртак проектларны үстерү буенча семинарлар, интерактив туристик мәйданчыкларның төзүчеләре белән воркшоплар узачак. Шулай ук иҗтимагый стратегик сессия “Татар туристик маршрутлар” – татар туристик маршрутларын төзү буенча төркемле эшләр үткәреләчәк.

Проектның төп үзенчәлеге – чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшыралачак.

“Акыл фабрикасы” мәктәбенең катнашучылары монда алган белемнәрне үзләренең талантларын үстерү өчен куллана алачак. Бу регионыбыз, илебез үсешенә, милләтара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга китерәчәк.

3 декабрьда сәгать 10 да“Акыл фабрикасы” мәктәбенеңофициаль ачылышы булачак. Анда Татарстанның яшьләр оешмаларыннан, 20 регионнан һәм 3 чит илдән килүчеләр катнашачак.

Лекцияләр, ворк-шоплар

  • Воркшоп: Максат – Бөтендөнья татар брендын булдыру

Спикер – Солтан Сафин, «Түбәтәй» фастфуд челтәрен ачучы

Бүгенге көндә татар кухнясын яшьләрчә форматта популярлаштыру һәм яңадан торгызу бара. Узган җәйдә Казанда беренче татар милли ашамлыклар челтәре – “Түбәтәй” ачылды. Солтан Сафин татар ашлары империясен төзү өчен чит илдә нефть карьерасын калдырып кайтуы, ничек “Түбәтәй”не барлыкка китерүе турында сөйләр. Болар белән беррәттән ул сезгә үзенең уңыш серен ачар һәм куйган максатларына ни рәвешле ирешүе белән уртаклашыр.

  • Воркшоп: Вакыйгалар туризмы. «Печән базары” ярминкәсе – дәвер чагылышы. “Кисекбаш” әдәби юл күрсәткече.

Спикерлар:
Гөлназ Бәдретдин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары;
Эльза Набиуллина, “Мәгариф” журналының бүлек мөхәрирре;

Печән базары сату урыны гына түгел, ә Казан татарлары очрашып, күрешеп, бер-берсенә яңалыклар җиткерә торган җир булган. Һәр елны “Печән базары” фестивалендә Казанда яшәүчеләр XX гасыр башы киемнәре, көнкүреше белән танышып, үзләрен тулысынча шул чор кешесе итеп хис итә ала.
Матур әдәбиятта тарихи вакыйгалар, урыннар, реаль шәхесләр еш кулланыла. Әсәрнең бу өлешләрен туризм юнәлешендә ничек кулланырга була? “Кисекбаш” әдәби юлкүрсәткече мисалында әдәби-тарихи маршрут, әдәбият һәм туризм кебек төшенчәләр һәм аларның кулланылышы хакында сөйләшербез.

  • Лекция: Казан велокултурасы

Спикер – Фәрид Ахметов, ООО ВелоклубНегонки вәкиле

Соңгы вакытларда шәһәр мохитенә велоинфраструктура үсеше һәм велотранспортны популярлаштыру кереп бара. Бу гади булмаган комплекслы мәсьәлә күпкенә эш-гаммәлләрне үзенә җәлеп итә: интернеттан алып актив ял итүгә кадәр. Бу мәсьәләләрне без велосипедлар берләшмәсе белән бергә чишәчәкбез.

  • Воркшоп: Туристик һәм интерактив мәйданнар

Спикеры:

ФәридәБибарс, “Бибарс” проектының директоры Раушания Сөләйманова, «Чак-чак» музееның креатив директоры

Хәзерге җәмгыяттә туризм регион һәм авыл җирлекләре үсешендә мөһим юнәлешкә әйләнеп бара. Яңа маршрут һәм экскурсияләр барлыкка килә, тукталу урыннары күбәя. Милли интерактив проектларның үсеше регионнарның эчке туризмы киңәюенә китерә. Бибарс Сарай – үсеш этаплары. Кунакчыллык – туризм өлкәсендә уңышка ирешүнең төп факторы.

  • Лекция: Тарихи хәтер һәм тарихи амнезия

Спикерлар:

Искәндәр Измайлов, тарих фәннәре кандидаты Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы

Татар яшьләренең тарихи үзаңы һәм милләт киләчәге.
Хәзерге шартларда һәм мөмкинлекләрдә яшьләр нәрсә хәтерли һәм нәрсә истә тотарга тиешләр? Татар яшьләре тарафыннан нәрсә онытыла? Милләтнең үсешен тәэмин итүче нинди трендлар бар? Бу сорауларга җавапларны әлеге лекциядә таба алачаксыз.

  • Лекция: Татарайдентикасы

Спикерлар: Айдар һәм Ляйсан Марданшиннар, “Мардизайн” студиясенең җитәкчеләре

Татар дизайны милли сәнгатьтә яңа юнәлеш. Айдентика дигән заманча төшенчә дә татар дизайны белән турыдан-туры бәйләнгән. Тарихи тәҗрибәне һәм мәдәни кыйммәтләрне дөрес куллану бүгенге көн мәсьәләләрен чишәргә булыша. Татар иденфикациясенең төп критерийларын һәм элементларын билгеләргә вакыт җитте.

  • Лекция: Чит ил тәҗрибәсе: Яңа мәдәни проектлар
    Спикер – Рәдиф Кашапов, “КЗН.Собака.ру” баш мөхәрирре, җәмәгать эшлеклесе, журналист

Нәтиҗәсе генә түгел, аны төзү процессы да тәҗрибәгә әйләнә. Арт-резиденция төзү өчен нәрсәләр кирәк? Табигый-иҗади кластерлар ничек эшли? Рейтинг-кэмплар рейтингка тәэсир итәләрме? Партизанинг һәм ачык иҗади остаханәләр – художник һәм тамашачы арасында аерма бармы? Рейтинг-кэмплар материал сыйфатына тәэсир итәләрме?

  • Лекция: Проект һәм идеяларны социаль челтәрләр аша үстерү Спикер – Алсу Исмәгыйлева,журналист, интернет-маркетолог

Социаль челтәрләрдә идеяларны һәм милли проектларны алга сөрү. Һәрбер социаль челтәрнең үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен күзаллау. Түләүле һәм түләүсез алга этәрүче техник инструметлар һәм алгоритмнар белән танышу. Фикер лидерлары белән эшчәнлек. Актуаль булган этик моментларны алга сөрү технологиясе

Иҗтимагый стратегик сессия “Татар туристик маршрутлар”

Иҗтимагый стратегик сессия “Татар туристик маршрутлар” – татар туристик маршрутларын төзү буенча төркемле эшләр үткәреләчәк.Бу башка регионнардан, чит илләрдән килгән сәләтле, актив татар яшьләре, оешма җитәкчеләре өчен интенсив булачак.

“Акыл фабрикасы” мәктәбе 3-6 декабрь көннәрендә үтәчәк.

ММҮ “Казан”, Казанныңмеңеллык музее

өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 917 271 21 24 (Гыйниятуллина Гүзәлия)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*