tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Белем җәүһәрләре 2018 » интернет-проектлар финалы узды
«Белем җәүһәрләре 2018 » интернет-проектлар финалы узды

«Белем җәүһәрләре 2018 » интернет-проектлар финалы узды

Буген Г. Кариев исемендәге Казан Дәүләт яшь тамашачы театрына IX Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесендә катнашкан барлык интернет-проект авторлары, бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, корреспондентлар, татар интернеты белән даими кызыксынып барган кешеләр җыелды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында традиция буенча Бөтендөнья татар конгрессының Казан булеге рәисе урынбасары Гәлләметдинова Рәмзия Дәүләт кызы катнашты һәм җиңүчеләргә бүләкләрен тапшырды. “Киләчәктә дә мондый проеклар саны артсын иде, чөнки алар телебезне, гөреф- гадәтләребезне сакларга зур этереч булып калыр иде”- диеп теләде үз чыгышында.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп быел 10 номинациядә барлыгы 102 гариза кабул ителгән иде, алар арасыннан 60 интернет-проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар! Һәм менә сентябрь ае ахырында жюри әгъзалары әлеге проектлар арасыннан 38 проектны финалга тәкъдим иттеләр.

Кызганычка каршы, чит илләрдән килгән 3 интернет-проект, татар телендә гомумән мәгълүмат булмау сәбәпле, бәйгедә катнашу хокукына ия булмадылар, Рәсәй төбәкләреннән катнашкан интернет-проектлар да быел финалга үтәрлек дәрәҗәдә катнаша алмадылар. Шулай ук, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылу сәбәпле, укытучылар арасында татар телендә сайт ясаучылар саны да кими төште.

Шул ук вакытта, бәйгедә катнашучы профессиональ сайтлар саны арта төште. ВКонтакте социаль челтәре җитәкчелеге белән берлектә оештырылган яңа номинация дә шактый блоггерларны һәм социаль челтәрләрдә актив төркем идарәчеләрен үзенә җәлеп итте. Шунысын әйтергә кирәк, ВКонтакте социаль челтәре вәкилләре быел тантанада шәхсән катнаштылар

Киләсе ел – бәйге өчен юбилей ел! Бәйге киләсе елны тагын да дәрәҗәлерәк үткәрелер, катнашучы сайтларның саны да, сыйфаты да бермә-бер яхшы булыр, дип өметләнәнергә кала.!

Ә быелгы финалистлар (номинацияләр буенча) – түбәндәгеләр:

.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы номинациясе

  • Айгөл сайты ТР, Лениногорск районы
  • Гыйлем ТР, Казан шәһәре
  • Имтихан ТР, Актаныш районы

Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре номинациясе

  • Башлангычлар иле ТР, Балтач районы
  • Башлангычым – гүзәл мизгелем ТР, Арча районы
  • Халилова Айназ Айдаш кызы сайты ТР, Актаныш районы
  • Шәрипова Эльвира Рафик кызының шәхси сайты ТР, Актаныш районы
  • Яшәү яме – гаиләмдә. (Хезмәт төбе – хөрмәт) ТР, Казан шәһәре

Күренекле татар җәүһәрләре номинациясе

  • «Тукай дөньясы» порталы ТР, Казан шәһәре
  • Халкым минем ТР, Лаеш районы

Тематик ресурс – иҗади җәүһәр номинациясе

  • «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы ТР, Казан шәһәре
  • Габдулла Кариев театры ТР, Казан шәһәре
  • Казан утлары ТР, Казан шәһәре
  • Калеб ТР, Казан шәһәре

Укучы – җәүһәр номинациясе

  • Авылдашлар ТР, Норлат районы
  • Бәхетле балачак ТР, Лениногорск районы
  • Кыңгыраулар сайты ТР, Лениногорск районы
  • Туган ягым Ташкичү ТР, Арча районы

Укытучы – җәүһәр номинациясе

  • Классташлар ТР, Норлат районы
  • Мөнирә Садыйкова сайты ТР, Лаеш районы
  • Педагог-китапханәче портфолиосы ТР, Лаеш районы
  • Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу сайты “И газиз туган телем” ТР, Балтач районы
  • Хәбибуллина Рузалия сайты ТР, Лениногорск районы

Урта белем – яшь җәүһәрләр номинациясе

  • Сарман гимназиясе сайты ТР, Сарман районы
  • Туган авылым минем – Аккүзем ТР, Актаныш районы
  • Уйнап белем алабыз ТР, Лаеш районы
  • Хәтер ТР, Арча районы

Югары белем – фән җәүһәрләре номинациясе

  • Профком сайты ТР, Лаеш раойны

ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре номинациясе

  • Ана күңеле балада… ТР, Теләче районы * Габдулла Кариев театры ТР, Казан шәһәре
  • Кызык-Мызык ТР, Казан шәһәре
  • Сөембикә журналы ТР, Казан шәһәре
  • Татар акылы ТР, Казан шәһәре
  • Татар ата-аналары ТР, Казан шәһәре
  •  Татарча casual ТР, Казан шәһәре
  • Тәртипле татарлар ТР, Биектау районы
  • УКЫ ТР, Казан шәһәре
  • Че гуглит татар кызы ТР, Казан шәһәре

Один комментарий

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*