tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бельгия татарлары балаларны ял итәргә чакыра
Бельгия татарлары балаларны ял итәргә чакыра

Бельгия татарлары балаларны ял итәргә чакыра

Былтыр жәй  кеннәрендә узган лагерь турында матур истәлекләр калды. Лагерь Урта диңгез буенда, Испаниянең Аликанте дигән шәһәрчегендә урнашкан. Табигате бик матур, чиста саф диңгез һавасы. Ата-аналар бирегә балаларын диңгездә ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм шул ук вакытта тел өйрәнергә дип тә җибәрәләр. Без һәр көнне төрле темалар өйрәндек. Мәсәлән, аш-су темасы икән, шул хактагы сүзләрне ятладык. Алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзедек. Аннан соң ситуатив диалоглар да төзеп, сөйләшергә өйрәндек. Милли ашлары пешерү буенча мастер-класслар да узды. Аннары инде балалар үзләре дә кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия пешерергә өйрәнделәр.

Бу проект инде өченче ел рәттән, 2016 елдан бирле, үткәрелә. Әлеге лагерьны “Бельгия татарлары” ассоциациясе оештыра. Быел, 2018 елда, кечебез, мөмкинлекләребез артканга күрә, географик ягыннан чакыруыбызны киңәйтәбез, балаларны ял итәргә чакырабыз.

Безнең жәмгыять « Tatars in Belgium » татарларны берләштерү, милли мохитебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен бик күп көч куя. Лагерьга балалар Бельгиядән, Алманиядән, Голландиядән, Испаниядән һәм Татарстаннан да киләләр. Балалар барысы да инглиз, француз, немецча, испанча, шулай ук фламад телендә әйбәт сөйләшә. Ләкин зур иктибар татар теленә бирелә. Әти-әниләр балаларының күп телләр белүен максат итеп куя. Күп тел белү – тормышта уңышка ирешүнең нигезе, дип исәпли алар. Кушылыгыз!

Лилия Вәлиева

“Бельгия татарлары” берлеге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*