tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бельгия татарлары” берлеге халыкара балалар лагеренда Татар мәдәнияте көнен үткәрде
“Бельгия татарлары” берлеге халыкара балалар лагеренда Татар мәдәнияте көнен үткәрде

“Бельгия татарлары” берлеге халыкара балалар лагеренда Татар мәдәнияте көнен үткәрде

Узган ялларда “Сатурн” лагеренда “Бельгия татарлары” берлеге Татар мәдәнияте көнен үткәрде. Программада Г.Тукай иҗаты буенча композиция, милли биюләр һәм аш-су әзерләү буенча мастер-класслар каралган иде – болар барысы да балаларны һәм яшүсмерләрне татарлар тарихы белән таныштыру максатыннан эшләнде.

Бельгиядә “Saturn” Халыкара балалар һәм яшүсмерләр уку-сәламәтләндерү лагере берничә ел эшли: ул каникул вакытында төрле илләр укучыларын берләштерә,профессиональ укытучылар ярдәмендә төрле телләрне үзләштерергә ярдәм итә, мавыктыргыч уеннар белән кызыксындыра. Соңгы елларда анда Татарстан балалары да җәй буе ял итә. Элек алар беренче ике сменада ял итә иде.

“Бельгия татарлары” берлеге әгъзалары татар халкының милли ризыгы чәк-чәкне әзерләү буенча мастер-класс оештырган.

“Шүрәле” әкияте исә, элек Тукай турында ишеткәннәре дә булмаганнар өчен чын ачыш булды. Әкиятне алып баручылар белән бергә рус телен өйрәнүче балалар да укыды. Зур экранда “Шүрәле” мультфильмы күрсәтелде.

Бу көнне “Saturn”да ял итүчеләр милли киемнәр, шулай ук аяк киемнәре, декоратив-гамәли сәнгать мотивлары белән дә таныштылар, татар халык биюләре һәм көйләре дә тәкъдим ителде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*