tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бельгиялеләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры куелышында «Аккош күле» балетын карадылар
Бельгиялеләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры куелышында «Аккош күле» балетын карадылар

Бельгиялеләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры куелышында «Аккош күле» балетын карадылар

Узган елның ноябрь аеннан бирле Европада гастрольләрдә йөрүче Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры үткән шимбә һәм якшәмбедә Бельгиядә чыгыш ясадылар.

Күпләрнең күңелен яулаган «Аккош күле» 11 гыйнварда Алсемберг шәһәренең «Де Меент» театры сәхнәсендә уйналды.

45 музыканттан торган Нуржан Байбусинов җитәкчелегендәге оркестр тамашачыларны Чайковский музыкасы белән сихерләде.

Ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрын гастрольләргә чакыручы «De Meent» үзәге директоры Тина Ван Бокстал әйтүенчә, әлеге тамашага билетлар узган елның июнендә, афишалар эленгәч тә сатылып беткән. Киләсе сезонда, 2014 елның көзендә үк А.Аданның «Жизель» спектакле күрсәтеләчәк.

Бельгия мәдәният үзәгендә урнашкан гадәт буенча, тамашачылар спектакльдән соң өйләренә таралышмыйлар, кафеда калып, фикерләре белән уртаклашалар. Бу юлы аларны көтелмәгән бер матур яңалык көтә иде: залның түшәменә Татарстан әләменең өч төсендәге тукымалар беркетелгән иде.

Артистларга яңа елда яңа уңышлар теләп «Бельгия татарлары» берлеге әгъзалары чыгыш ясады һәм бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*