tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» XXI бәйгесе игълан ителде
«Бәллүр каләм-Хрустальное перо» XXI бәйгесе игълан ителде

«Бәллүр каләм-Хрустальное перо» XXI бәйгесе игълан ителде

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге белән берлектә  Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» XXI бәйгесен үткәрү турында игълан итә.

  • Конкурсның максаты – журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналист сүзенә ышанычын арттыру, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү.

 

  • Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
  • “Һөнәргә тугрылык өчен” – 2 премия.

Татарстан Республикасында журналистиканы үстерүгә һәм журналистлар бергәлеген ныгытуга зур өлеш керткән матбугат, радио, телевидение, нәшрият-полиграфия эшчәнлеге ветераннарына бирелә. Әлеге номинациядә номинантларны Комиссия тарафыннан раслау өчен Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Ветераннар советы тәкъдим итә.

  • “Республика, шәһәр, район күләмендә иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары” – 2 премия.

Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша.

  • “Шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы журналисты” – 2 премия.

Татарстан Республикасы шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнаша.

  • “Объектив аша караш” – 2 премия.

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары фотожурналистлары һәм телеоператорлары катнаша.

  • Туган тел – 1 премия.

Татарстан Республикасыннан читтә чыга торган массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре һәм аерым журналистлары катнаша.

  • “Журналистикада яңа исем”– 2 премия.

Конкурста басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының моңа кадәр номинант булмаган журналистлары катнаша.

  • “Мәгълүмати ачыклык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекне югары дәрәҗәдә оештырган өчен” – 1 премия.

Әлеге номинациядә матбугат хезмәте җитәкчеләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның, предприятиеләрнең, оешмаларның, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләренең, Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнары Татарстан Республикасы буенча территориаль структураларының һәм Татарстан Республикасында эшләүче башка федераль оешмаларның матбугат секретарьлары катнаша.

  • Конкурсның махсус номинациясе – “Танылу” – 1 приз.

Массакүләм мәгълүмат чараларында ел дәвамында уңай яктан гына телгә алынган затка приз. Әлеге номинациядә җиңүче Комиссия тарафыннан билгеләнә.

Бәйгегә материаллар 2018 елның 13 апреленә кадәр ТР Журналистлар берлегендә (адресы: 420080, Казан шәһ., Декабристлар ур., 179 (өченче подъезд) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 555-85-11, 555-76-03, 555-75-22.

http://tatmedia.tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*