tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БЕР АВЫЛДА ИКЕ МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ
БЕР АВЫЛДА ИКЕ МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ

БЕР АВЫЛДА ИКЕ МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ

Пенза өлкәсендә гомер итүче кан-кардәшләребез хәзер мәчетләрне елга берне түгел, аларны хәтта көненә икешәрләп ача башладылар. Өлкәнең генә түгел Росссиянең дә иң зур татар авылы – Урта Әләзәндә моңа кадәр дә 9 мәчет бар иде инде. Ураза һәм корбан гаете намазлары вакытында аларга халык сыймаганлыктан, авыл халкы тагын берничә мәчет салу кирәклеге турында уйлана башлый.
Шулай итеп, уртак фикергә киләләр дә әләзәнлеләр бергәләп тагын ике аллаһ йортын аякка бастыралар.
Урта Әләзәннең гомуми мәйданы 8609 гектарны биләп тора. Авылның һәр йорты янында диярлек трактор, КамАЗ машиналары, һәртөрле авыл хуҗалыгы техникасы тора. Әйтүләренә караганда, авылдагы КамАЗларның саны гына да 1500 дән артып китә икән.Узган гасырның 90 нчы елларында җирле “Елюзанский” совхозы таралгач,  хәзер аның җирләре крестьян-фермер хуҗалыкларына күчкән. Халык башлыча, җир эшкәртү, терлек һәм күпчелеге атлар асрау белән шөгылләнә, Әләзәндә 46 фермер хуҗалыгы бар.
Бүген Урта Әләзәндә 77 кибет, аларча әйтсәк, лаука исәпләнә, авылның 97 урамында матурлык салоннары, хәләл кафелар һәм һәртөрле производство цехларын күрергә була.
Авылда хатын-кызлар ирләргә караганда берничә тапкыр күп. Пенза өлкәсе Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рафик Шабанов белдергәнчә, бүген Пенза өлкәсендә 30 дан артык мөселман ир-егетләр никах укытып икешәр хатын белән яши.
Урта Әләзән элек-электән бик дини, бер мәчет совет власте елларында да ябылмаган. Бүген Россия төбәкләрендәге 10 га якын мөфтинең шушы авылдан булуы да күп нәрсә турында сөйли.
Авыл бик зур һәм бу мәчет ачыласы урам әле яңа булганлыктан, Җәмигь мәчетен ачарга башлыча, шушы тирәдә яшәүчеләр генә җыелган иде. Хезмәт ветераны, гомер буе мәктәптә укыткан Нурия апа Дулатова бу урамга килеп төпләнүчеләрнең иң беренчесе. Якташларының шатлыгын бүлешергә һәм бәйрәм белән котларга тирә-күрше авыллардан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән дә кайтучылар байтак. Алар арасында Ставрополь, Пермь крайлары, Мордовия, Ульяновск, Мәскәү өлкәләреннән килгән мөфтиләрне дә күрергә була иде.
Татарның танылган галиме, Бөтендөнья татар конгрессына нигез салучыларның берсе, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров “Авылда бер көнне ике мәчет ачылуны тарихи вакыйга” дип атады.
Озакка сузылган чыгышлардан соң, мәчет төзелешенә лаеклы матди ярдәм керткәннәргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Аннары авыл халкы белән бергәләп тәкъбир әйтеп өч төбәкнең мөфтие мәчет ишеге алдына сузылган яшел тасманы кисеп яңа мәчет эченә уздылар. Аның зур һәм якты залларында авыл халкы һәм кунаклар төрле төбәк мөфтиләренең вәгазьләрен тыңлап тәүге тапкыр өйлә намазын укыдылар.
Нәкъ авылдагыча, кем әйтемшли шыгырдап торган нарат бүрәнәләреннән салынган әлеге 11 нче мәчет тә 300 гә якын кешене сыйдырышлы итеп эшләнгән. Урта Әләзәннең шушы ягында, аларча әйтсәк бу курмышында, яшәүче эшмәкәр Рифат Юникин үзенең дуслары белән киңәшләшә дә, бергәләп әлеге аллаһ йортын төзергә булалар. Бер ел эчендәтөзелгән бу мәчет Рамазан ае алдыннан ачылганлыктан, аңа исемне дә Рамазан мәчете дип куштылар.
Рамис Сафин Урта Әләзән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*