enrutat
Баш бит / Бер гасырлык юбилейны — трилогия белән!
Бер гасырлык юбилейны — трилогия белән!

Бер гасырлык юбилейны — трилогия белән!

Шушы көннәрдә аның өченче томы дөнья күрде.

Башкортстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы булган “Кызыл таң” гәзитенең олуг юбилейларын аңа багышланган китап чыгарып каршылау соңгы дистә елда күркәм гамәлгә әверелде. 90 еллыкка “Кызыл таң”ның кыскача энциклопедиясе (автор-төзүчеләре Фәрит Фаткуллин, Илдар Фазлетдинов, фәнни мөхәррире Фаил Фәтхетдинов) нәшер ителгән иде. Анда тугыз дистә ел эчендә бу редакциядә эшләп киткән һәм әлеге хезмәткәрләр турында биографик белешмәләр тупланган. Күмәк көч белән башкарылып, 2008 елның февралендә “Китап” нәшриятында дөнья күргән бу хезмәт гәзитебез тарихы белән кызыксынучылар, укучыларыбыз, редакция ветераннары һәм хәзерге коллектив өчен зур бүләк булды.

Шушы юнәлештәге эшне дәвам итеп, 2013 ел башында 95 еллыкка карата “Кызыл таң” фотоальбомы (автор-төзүчеләре Фаил Фәт­хетдинов, Фәрит Фаткуллин) “табадан төште”. Уфа полиграфия комбинатында югары зәвыклы итеп эшләнгән бу күләмле тупланмада тарихи үткән юлыбыз фотоларда, документларда шактый тулы чагылыш тапты.

“Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, Баш­кортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабыз Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты Фәрит Фаткуллинның әле генә кулыбызга килеп кергән “Кызыл таң” шәхесләре” дигән җыентыгы (очерклар, иҗади портретлар, сурәт­ләмәләр, Казан, 2018 ел) гәзитебезнең төгәл бер гасырлык юбилеена карата чыгарылган. Авторның кереш мәкаләсендә түбәндәге сүзләр игътибарны җәлеп итә:

“Бу китап өс­тен­дә эш башланганда энциклопедия дә, фотоальбом да хәтта күздә дә тотылмый иде. Редакциябез һәм, гомумән, милли матбугатыбыз тарихында тирән эз калдырган төрле буын каләмдәшләребез турындагы материаллар кимендә 20 ел дәвамында язылды”.

Озак еллар капма-каршы утырып бергә эшләү дәверендә миңа Фәрит Фаткуллинның бик күп тарихи шәхес­ләр, шул исәптән элекке “Кызыл таң”чылар, турында язар өчен мәгълүматлар туп­лавының шаһиты булырга туры килде. Эзмә-эзлеклелек, максатка омтылу­чанлык, хәтта ниндидер үҗәтлек белән башкара иде бу эшне. Күпләребезгә үрнәк булырлык аның бу эш алымы турында заманында мин “Кызыл таң”да да, “Тулпар” журналында да язып чыккан идем.

Гомумән алганда, “бардым, күрдем, сөйләштем, кайттым, яздым…” алымы аның бөтен журналистлык эшчән­легенә (бик сирәк очраклардан тыш) ят булгандыр. Шундый эшчәнлек нәтиҗәсендә аның язмалары, – “Кызыл таң”да басыламы алар, “Тулпар”дамы, – һәрчак кулдан-кулга йөртеп укырлык була.

Әлеге яңа китапка һәм аның геройларына әйләнеп кайтыйк. “Кызыл таң”ның 80 еллык чамасы (1920 – 2000 еллар) тарихы мондагы биш дистәгә якын шәхеснең гомер юлы һәм эшчәнлеге аша күз алдына бастырыла. Автор чишмә башын ачыкларга, ераграк тарихны колачларга тырышкан. Шул ук вакытта бу – гомум билгеле китаплардан күчереп язылган яисә Интернет, Википедияләрдәге дөреслеге шикле булган мәгълү­матлар җыентыгы да түгел. 35 яшьләрдә генә чагында әле журналист 90 яшьлек Сәйфи Кудаш, Лотфый Гадилов кебек затлар белән син дә мин аралашкан, хәтта дуслашкан, аларның бай истә­лекләрен язып алган. Арабыздан күптән киткән әллә кемнәрнең бертуганнарын, хәләл җефетләрен, бала­ларын, бергә эшләгән каләмдәшләрен табып сөйләшкән. Мөмкин кадәр күбрәк әңгәмәләшеп, кирәкле мәгълү­матлар алып калырга тырышкан. Болар барысы да аның язмаларына ышандыру көче өсти.

Фәрит Фаткуллинның эштән буш вакытларында архивларда, ки­тапханәләрдә казынып утырырга яратуын беләм. Иске гәзит-журнал-китапларны “кирәге чыгар әле” дип салып куюына башта “Плюшкинлык” дип карасам да, моңа да күнектем. Бу гадәт хәтта үземә дә “йокты”. Мин шулай ук аның Әнгам Атнабаев, Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Таһир Ахунҗанов кебек ветеран­нарның өйләренә барып (хуҗа­ларының чакыруы буенча, әлбәттә), озаклап сөй­ләшеп утырганын, алардан уй-фикергә баеп кайтканын хәтерлим.

Еллар үтә тора. Бу титаннарның берсе дә исән түгел инде. Аның каравы, сакчыл каләмдәшебезнең алар һәм замандашлары турындагы фәһемле язмалары матбугатта әледән-әле күренә. Бу китапта да абруйлы урын били алар.

Форсаты чыкканда тагын бер кызыклы фактка тукталасым килә. 2003 елда Фәрит абый белән без берничә тапкыр Мостай Кәримнең фатирында булып, гәзит өчен аның зур-зур интервьюларын оештырган идек. Халык шагыйренең вакыты чикле, сәламәтлеге дә какшаган. “Алдан билгеләнгән темадан, сораулардан читкә китмәбез”, – дип искәртеп тә куйды. Фәрит абый Мостай Кәримнең ихтирамын шулкадәр яулады ки, әңгәмәнең “төп линиясе”ннән тайпылып, берничә “Кызыл таң”чы турында да сөйләтә алды. Бүген килеп, нәтиҗәсен дә күрәм: әле сүз барган китапта Хәбиб Мамлиев турындагы язма халык шагыйренең тетрән­дергеч бер истәлеге белән көчәйтелгән.

“Кызыл таң” шәхесләре” кита­бының Башкорт­станның иң беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуринең журналистлык эшчә­нлегенә багышланган күләмле очерк белән башланып китүе бик тә урынлы. Гафуринең, барыннан да элек, шагыйрь, прозаик, драматург булуын искә төшерик. Аның хакындагы гыйльми хезмәтләрнең күпчелеге шушы өч жанрга багышлана. Моннан тыш әле ул балалар әдәбиятын үстерүгә күп көч салган, бездә мәсәл жанрын башлап җибәргән, әдәби тәнкыйть өлкәсен­дә даими эшләп килгән, башкорт фольклорын җыюда һәм өйрәнүдә актив катнашкан. Журналистика да Гафури тормышының һәм эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. “Һәртөрле истәлек­ләрдә, мемуар әсәрләрдә халык шагыйренең гәзитләр редакция­ләрендә эшләве турында язмалар, “Гафури мине журналист ясады”, “матбугатта минем беренче остазым булды”, “матбугатка җитәкләп алып керде”, “гомеренең соңгы көннәренә кадәр редакцияләр белән элемтәне өзмәде” кебек сүзләр очраштырып торса да, аның журналистлык хезмәте, публицистикадагы үзенчәлеге тиешенчә өйрәнелмәгән”, – дип билгели Ф. Фаткуллин. “Гафури гәзит-журналларга нәрсәләр язган, нинди темалар күтәргән?” Шушы сорауларга җавап табып, китап мәкаләсе язу өчен автор шагыйрьнең 1905-17 елларда язылган – 18, 1917-34 еллар чорындагы 51 мәкаләсен, очеркын, рецензиясен, фельетонын һәм каләмдәшләренә язган 36 хатын укып чыккан.

Арытабангы сәхифәләр Сәйфи Кудашка багышланган. “Шәрык ярлылары” гәзитеннән башланган журналистлык хезмәтем “Яңа авыл”га килеп тоташты. Арытабангы “Коммуна”, “Кызыл таң” да минем гомерлек рухи юлдашым булды. Уйлап торсаң, мин редак­цияләрдә эшләгән ул заманнардан җиде дистә ел үткән. “Кызыл таң”да күпме әсәрләрем дөнья күрде, санап бетергесез шигырьләремне ул халкыма җиткерде. Әгәр гәзитнең бай тарихында кечкенә генә хезмәтем белән исемем сакланса, шуннан да зуррак бәхет юк миңа. Әле дә ул миңа бәхет көзгем булып, томанлана башлаган күз алдымны яктырта сыман…”

Сәйфи Кудаш китап авторына бу сүзләрне төгәл чирек гасыр элек – “Кызыл таң”ның 75 еллыгына әзерләнгәндә әйткән. Бу вакытта инде 99нчы яше белән барган халык шагыйре, күзләре нык начарланганлыктан, редакциягә килеп йөрүеннән туктаган, ә язганнарын журналистлар барып алган.

Китап битләрен түземсезлек белән ача-ача Муса Йосыпов, Гариф Гомәр, Гайса Габбасов, Мөхәммәт Бикбулатов, Имай Насыйри, Тимер Алюк, Әнвәр Бикчәнтәев турында укыйбыз. Язмалар хронологик тәртиптә урнаштырылган, бер-берсен тулыландыралар. Безнең гәзиттәге остазлык-шәкертлек мөнәсәбәтләре, күчәкилүчәнлек традицияләре анык мисалларда яктыртыла.

Китапта гәзитнең 13 мөхәррире турында тәф­силләп языла. Һәрберсенең язмышы, үзенчәлекле эш стиле, холык-фигыле, алар дәверендәге сәяси мохит ярыйсы ук ачык төсмерләнә. Автор әүвәлге мөхәррирләрнең икесе (Фәйзи Шаяпов, Таһир Ахунҗанов) белән соңыннан актив аралашкан, өчесе (Ремель Дашкин, Муса Мөлеков, Расих Ханнанов) җитәкчелегендә озак еллар эшләгән.

Башкортстан дәүләт университетында татар филологиясе кафедрасы оештырылуда “Кызыл таң”да эшләгәндә фән юлына баскан бер төркем яшьләрнең хезмәте бәяләп бетергесез. Шуларның өчесе – Фәрит Фаткуллинның да укытучылары – Үзбәк Гыймадиев, Суфиян Поварисов, Радик Сибәгатов турында йотлыгып укыдым.

“Кызыл таң”да миңа да әлеге китап герой­ларының берничәсе белән эшләү насыйп булды. Югарыда телгә алынганнардан тыш, тагын алты шәхес күз алдыма килеп баса. Мәкаләләрдәге бер генә хилафлыкны да үткәрмәүче зирәк күзле баш мөхәррир урынбасары Зөфәр Сабирҗанов, гаделлек хакына җанын фида кылырга әзер булган Рәис Касыймов, ифрат талантлы очеркист Вафа Мостафин, легендар фотожурналист Әгъләм Зараев, гәзитнең Илеш һәм Туймазы төбәкләрендәге үз хәбәрчеләре Зөфәр Хәмидуллин белән Вәли Җиһаншин. Хәзер алар турында истәлек кенә калды инде.

Китапка кергән 47 шәхеснең дүртесе исән – элекке җитәк­челәребез Муса Мөлеков белән Расих Ханнанов һәм, әлбәттә, бүгенге җитәкче белән китап авторы.

Шулай итеп, энциклопедияне һәм фотоальбомны да искә алганда, “Кызыл таң”ыбыз данлы юбилее алдыннан өч китаплы булды. Бу җәһәттән янә үткәннәрне искә төшерәсем килә. Совет чорыннан ук инде, күп еллар дәвамында, “Кызыл таң” тарихын, анда эшләгән кешеләр турында мәгълүматларны китап итеп туплау омтылышы ясап карала. Ләкин эш берничек тә килеп чыкмый. Оештыру сәләте, эзмә-эзлеклелек, тырышлык җитмәгәндер инде. Һаман да кузгалып китә алмаган бу эшкә яшь баш мөхәррир Фаил Фәт­хетдинов чәмләнеп, ялкынланып тотынды. Төрле вариантларны чамалап караганнан соң, энциклопедия чыгарырга кирәк, дигән фикергә тукталды. Энциклопедияләрне, гадәттә, махсус коллективлар (хәтта институтлар) еллар буена төзи. Ә без, редакциянең санаулы гына журналистлары, бу эш белән гәзит чыгару мәшәкать­ләреннән бушаган араларда гына шөгыльләндек. Мавыгып һәм чәмләнеп эшләдек. Хезмәткәрләргә бурыч кую, аның үтәлешен даими тикшерү, нинди нәшриятта ничегрәк бастыру, моңа каян акча табу – бу эшләрдә баш мөхәррирнең үз өстенә күпме җаваплылык алуын, никадәр көч сарыф итүен күз алдына китерүе дә авыр. Энциклопедиягә, фотоальбомга үзебезнең республикада гына түгел, Татарстандагы каләмдәшләребез дә сокланды.

Һәм тагын бер мөһим нәрсә – үз тарихыбызга, үткәннәребезгә ихтирамлы караучы Фәтхетдинов белән Фаткуллинның ният-омтылышлары туры килү дә гомум эшнең уңышын тәэмин иткәндер.

“Кызыл таң”ның данлы уллары-кызлары турындагы бу җыентыкны Фәрит Фаткуллин вазыйфа бурычы буларак түгел, ә йөрәк кушуы буенча язган. Үзенең геройларын – мәрхүм­нәрен дә, исәннәрен дә – яратуы, аларның кичерешләрен үз йөрәге аша үткәрүе һәр язмада сизелеп тора. (Хәер, аның республика сәнгать осталарына багышланган җыен­тыкларын укыганда да без моны күреп торабыз).

Бу эшкә алынуга да нәкъ менә аның мораль хокукы булган, дип тә әйтергә мөмкин. Чөнки ул күптән инде гәзитебезнең аерылгысыз өлешенә әверелгән. 100 яшьлек басманы соңгы 60 ел (хәреф таный башлаганнан бирле) даими укып килә. 50 елдан артык хезмәттәшлек итә. Һәм менә 43 ел инде аның журналисты. Китап ахырында автор турында да мәгълүматлар бирелгән. Аның күптәнге якын дуслары – Салават Юлаев исе­мендәге дәүләт премиясе лауреатлары, җырчы һәм профессор Идрис Газиев, актер һәм җәмәгать эшлеклесе Әхтәм Абушахманов, Мәскәү дәүләт педагогия университеты профессоры, педагогия фәннәре докторы Диләрә Латышина, озак еллар бергә эшләгән шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин фикерләре белән уртаклашалар. Минем дә зур булмаган язмам бар.

Җыентыкның фәнни мөхәррире – “Кызыл таң” нәшриятының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов. Рәссамы, фотоларны эшкәртүче, бизәлеш һәм техник мөхәррире Факил Мостафин.

Басма татар матбугаты һәм әдәбияты тарихы белән кызыксынучыларга тәгаенләнгән. Укучылар, студентлар, журналистикада тәүге адымнарын ясаучылар өчен аның чын мәгънәсендә гамәли кулланма, тәэсирле әсбап булачагына шигем юк.

“Кызыл таң” шәхесләре” китабы Казан шә­һәрендә, “Татмедиа” акционерлар җәмгыяте филиалы булган “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында бик югары зәвыклы итеп 500 данә тираж белән басылган. Аны нәшер итүне Татарстанның куәтле һәм абруйлы бер ведомствосы җитәкчесе, милләт җанлы шәхес тулысынча финанслаган.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА,

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең татар әдәбияты буенча урынбасары.

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*