enrutat
Баш бит / Бер карасаң — инде туксан, бер карасаң — туксан гына…
Бер карасаң — инде туксан, бер карасаң — туксан гына…

Бер карасаң — инде туксан, бер карасаң — туксан гына…

Самарада яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәйдәрҗан абзый Галимовка шушы көннәрдә 90 яшь тула димәссең дә. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән милләттәшебез шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган.

Хәйдәрҗан Зәйнулла улы хәзерге Красный Яр рай­оны­ның Кызылсу авылында, ишле гаиләдә өченче малай булып туа. 1939 елда Гали­мовлар гаиләсе Куйбышев шәһәренә күченеп килгәндә, Хәйдәрҗан өченче сыйныфны гына тә­мамлаган була әле. Моңа кадәр авылда татар мәктәбендә белем алган балага, әлбәттә, рус мәктәбендә укуын дәвам итәргә кыен була. Бәлки шуңа да аны шәһәрдә кабат өченче сыйныфка гына укырга алганнардыр. Тик малайга мәктәпне тәмамларга насыйп булмый – Бөек Ватан сугышы башлана.

Хәйдәрҗан заводка токарь булып эшкә урнаша һәм үзе кебек яшүсмерләр, хатын-кызлар белән танкларга гильзалар, подшипниклар ясый башлый.

— Станокларга буебыз да җитми, әрҗәгә басып эшли идек. Үзебез ач, ашханәдә биргән үлән ашына да шатланабыз. Ул елларда күпме кеше язын кырда җыйган агулаган башак ашап үлде. Мин дә нык авырып яттым, Аллаһыга шөкер, исән калырга насыйп булган… Яшьлегебез бигрәк тә авыр елларга туры килде шул, — дип сөйли Хәйдәрҗан абзый. — Сугыштан соң, машина йөртүче булып эшләп, кулга әзрәк акча керә башлагач кына тормышыбыз яхшырды.

Машина йөртүчеләр курсларына укырга аны 1952 елда военкоматтан җибәрәләр. Укып чыккач, милләттәшебез “ВолгаСантехМонтаж” трестына машина йөртүче булып урнаша һәм, лаеклы ялга чыкканчы, шунда эшли. Тырыш, сүз тыңлаучан Хәйдәрҗанны җитәкчеләре дә, иптәшләре дә хөрмәт итә. 39 ел хезмәт дәверендә ул күптөрле Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгән, фотосурәте Мактау тактасыннан төшмәгән. Берничә тапкыр хатыны Нур­дидә апа белән икесенә санаторийда дәвалану өчен юллама да биргәннәр.

— Хәйдәрҗан беркайчан да миңа авыр сүз әйтмәде, тормышны гел бергәләп алып бардык. Эчкерсез, яхшы күңелле, ышанычлы кеше булганга, аны бар җирдә дә яраттылар. Беренче машинабызны да аның эшеннән биргәннәр иде. Без аны Тольятти автозаводыннан икәүләп барып алдык һәм бу безнең өчен зур шатлык булды, — дип сүзгә кушыла Нурдидә апа. Ул үзе дә 43 ел буе бер урында сатучы булып эшләгән, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булган. Сугыш һәм хезмәт ветераны Нурдидә апага да быел мартта 90 яшь тулган икән.

66 ел тату гомер кичергән, бүген дә бер-берсенә хөрмәт, кайгыртучанлык күрсәткән бу парга сокланмый мөмкин түгел.

— Нурдидәм Елховка рай­онының Тупли авылыннан. Мин аны бер күрүдә ошаттым, — дип елмая Хәйдәрҗан абзый. — Танышып, бер атна да йөрмәдек, кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Бүгенге яшьләр кебек әллә нәрсәләр кыланып туйлар төшермәдек. Трамвайга утырып ЗАГСка барып язылыштык та, хатынымны төп йортка алып кайттым. Аллаһыга шөкер, ике бала тәрбияләп үстердек, матур тормыш кичердек, бер дә зарланмыйбыз.

Шулай булмый ни? Аларның өч бүлмәле фатирында (аны да Хәйдәрҗан абзыйның эшләгән урыныннан биргәннәр) табын тулы сые бар. Оныклары Диләрә, кияүләре Илдар һәм аларның уллары — кечкенә Айдар белән бер гаиләдәй яшиләр. Хәйдәрҗан абзый әле дә Самараның Җәмигъ мәчетенә җомга намазларына йөри. Анда ул бертуганнары Зиннәттулла, Фәхретдин һәм Нәкетдин (абыйлары Абдул­лаҗан белән Әндәрҗан, бердән-бер сеңелләре Асия бакыйлыкта инде, урыннары оҗмахта булсын) белән очрашып, аларның хәл-әхвәлләрен сорашып тора.

“Озак яшәүнең сере нәр­сәдә?” — дигән сорауга Хәй­дәрҗан абзый: «Һәр яңа туган көнгә куанып, һәр мизгелдән тәм табып яшәүдәдер, мөгаен. Бу тормышта сабыр булырга, бер-береңне хөрмәт итә белергә дә кирәк. “Бер карасаң — инде туксан, бер карасаң — туксан гына”, — дигәндәй, 90 яшь дип әйткәндә генә бу күп төсле тоела, ә гомер ул бик тиз үтеп китә икән. Беркемгә дә соңыннан үкенергә калмасын иде”, — дип җавап бирде.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*