tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер кайтасы иде балачакка
Бер кайтасы иде балачакка

Бер кайтасы иде балачакка

Күккә күтәрелеп карыйм да, баш очыннан аккан ап-ак болытларга хәйран
калам. Алар шундый чиста, күперенке. Болытларны бары тик матур, бернинди
проблемасыз балачак белән генә чагыштырып була. Аларны безнең
балачагыбыздан килгән сәлам дип кабул итәм. Бигрәк тә 25 май җитсә, кире
балачакка кайтып, мәктәп залларында йөрисем килә башлый. Кайвакыт уйлап
куям, кеше төрле чит илләргә бара, нигә «балачак» дигән ил юк микән ул.
Билет сатып алыр идек тә шул илдә инде бу юлы рәхәтлеген тоеп, вакытлыча
гына булса да, яшәр идек.

Мәктәп еллары искә төшсә, беренче укытучыны да хөрмәт белән искә алам.
Сыйныфташларым белән дә шул вакытларны еш искә төшерәбез. Кадерле
беренче укытучыбыз Фирая апа, сез дә безне – 12 укучыгызны беренче
чыгарылыш укучыларым дип искә аласызмы икән? Сез безнең беренче иң
яраткан укытучыбыз идегез. Без сезгә якын итеп, матур итеп “апа” дип
эндәшә идек. Әле дә беренче тапкыр белем бәйрәменә барганым истә. Мәктәп
ишегалдына барлык балалар да линейкага җыелган иде. Белем иленең
ишек-ләрен ачарга дип сез безгә бик матур, зур ачкыч бирдегез. Шул
вакытны (мин генә түгелдер) нинди ишекне ачалар микән бу ачкыч белән дип
аптыраганнарымны күрсәгез иде.

Сез безне укытырга килгәндә Арча педучилищесын тәмамлаган яп-яшь кыз
идегез әле. Шундый яшь булсагыз да, балаларны бик ярата идегез. Тәнәфес
вакытында да укытучы өстәле янында басып тора идек. Сез безне беренче
хәрефләрне танырга гына өйрәтеп калмадыгыз, укуга хөрмәт белән карарга,
бер-беребезгә ихтирамлы булырга, чисталыкка-пөхтәлеккә, табигатьне яратырга да өйрәттегез. Укытучы булгач, гел елмаеп кына торып булмагандыр инде, кайвакытны орышып алырга да туры килгәндер.

Әйдәгез әле, безнең хатирәләр буйлап бергә үтик әле. Рәйдә Гайфетдинова
җылы май көннәрендә мәктәп ишегалдында уку дәресләрен үткәргәнне еш искә
ала икән. Хәтерлисезме, бервакыт Азат Әхмәтовны нигәдер орыш- тыгыз да
ул бик нык үпкәләде һәм: “Мин кайтам да, бабайга сезне әйтәм хәзер”, –
дип кайтып китте. Нәзир белән Азат Гайфетдиновлар дәрес-кә гел соңа
калып, чалбарлары пычранып бетеп килерләр иде. Аларны “Чиста йөрегез!” –
дип орышыр идегез. Илдар Низаметдиновны такта янына бастырып: “Ул да бит
Үрнәктән кадәр килә. Бер җире дә пычранмаган”, – дип үрнәк итеп куяр
идегез. Малайлар гел шундый шаян иде инде. Азат Гайфетдинов үзенең
дәрестә эшләгәннәрен искә төшереп оялып та утырды әле. “Бернәрсә уйлый
белми торган балачак инде. Бервакыт дәрестә “пугач” шартлаттым. Мине
ишек янындагы почмакка бастырып куйдылар. Көне буе шунда тордым. Хәзер
үзем укытучы булып, шул эшне эшләсәләрме…” – дип елмайды ул.

Кызлар булсак та гел тик тормадык. Чәчләребез уйнаганда гел сүтелеп бетә иде.
Сез безнең чәчләребезне гел тарап үрә идегез. Почмакта зәңгәр шкаф тора
иде. Сез аннан алып безне тәмле шоколадлар белән сыйлый идегез. Болар
барысы да безнең хәтердә саклана. Ә инде уку елы ахырында “Кече Йөреккә”
походка алып төшә идегез. Поход дигәч, безнең барыбызның да уйларында
ниләр икәнен белмибез, ләкин һәрберебезнең йөзендә елмаю балкый иде. Җыр
дәресләрен бик ярата идек. Баянда уйнаганнарны күргән булмаганга, без
сезнең баянда уйнаганыгызга хәйран калып тыңлый идек. Сез үзегез дә баян
артыннан әллә ни күренми дә идегез. Дәресләрне шундый матур итеп алып
бара идегез. Сезнең сөйләгәнегезне бик ярата идек без. Ә буш вакытларны
Иске Йөректән туры юлдан туган авылыгыз Чутайга кош сайрауларын
тыңлый-тыңлый кайтканнарыгызны сөйләгәнегезне йотлыгып тыңлый идек.
Походка баргач, бөтен класс белән туган өегездә төн кунып чыгарга да
туры килде. Ул походны сыйныфташларым бик сагынып сөйлиләр. “Карлыган”
чишмәсенең суын да эчәргә насыйп булды безгә. Шул чишмәгә суга баргач,
сез безне тикшереп көянтәнең русча ничек булганлыгын сораган идегез. Ә
бу сорауга Нәзир җавап бирде.

Ул китаплар бик күп укый иде. Шуңа күпне белә дә иде ул. (урыны оҗмахта булсын).
Пионерга кергән вакытларны да искә төшереп ки-тәсем килә. Безне пионерга
алырга, галстук бәйләргә Ис-ке Йөрек мәктәбеннән өлкән сыйныф укучылары
менгәннәр иде. Минем үземә галстукны Эдельвейс Мөбарәков бәйләде.
Бер якта яшәгәнгә мин гел Рәйдә белән кайтыр идем. Яз көннәрендә сары
чәчәкләрдән такыя үрер идек. Рәйдәләргә кайтып, бәрәңге тәгәрәтә торган
улакларны куеп, түбәгә менеп шомырт ашый торган идек. Ә өйгә кайткач,
и-и… эләгер иде инде әбидән.

Фирая апай, сез безнең рус теле укытучысы һәм класс җитәкчесе булып Иске
Йөрек мәктәбенә дә төштегез. Ә аннан Чавал мәктәбенә күчендегез. Безнең
классны Нургаяз абый җитәкләде. Ул да яшь булуына карамастан, безне үз
итте. Без дә аңа бик тиз ияләштек. Фирая апай, безнең юллар сезнең белән
менә шушы вакытны аерылды.

Без сезгә бик рәхмәтле. Сез бик таләпчән булсагыз да, бик гадел идегез,
безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдыгыз. Безнең бу тормышта һәрберебезнең үз
урынын тапканыбызга сезнең дә аз көчегез кермәгән. Аллага шөкер, безнең
барыбызның да үз гаиләләребез бар. Кызлар-улларыбыз үсеп җитте. Ә
кайберәүләребезнең килен-кияүләре дә бар инде. Рәйдәнең инде нәни оныгы
да үсеп килә. Бер-беребезнең хәлләрен белешеп, сабан туйларында очрашып
күрешәбез. Бу язмам аша сыйныфташларымнан сезгә олы сәламләр җиткерәм.
Барлык сыйныфташлар исеменнән сезне бу уку елының ахыры белән тәбрик
итәм. Сезгә бездән иң изге теләкләр генә. Гел шат, көләч йөзле, изге
күңелле булып калыгыз. Сезне яратып, беренче чыгарылыш укучыларыгыз.

Зөлфия ХӘМИДУЛЛИНА.
Киров өлкәсе, Малмыж шәһәре-Үрнәк авылы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*