enrutat
Баш бит / “Бер күрешер  өчен килдек без…”
“Бер күрешер  өчен килдек без…”

“Бер күрешер  өчен килдек без…”

Җиңел машина Яңа Арыш авылына таба җилдерә. Ачык тәрәзәдән кергән саф һава, юл читендә үсүче кыр чәчәкләренең хуш исе–табигатьнең иң садә, чиста мизгелләрен җанга сеңдерәләр кебек.

Тормыш мәшәкатьләре, җанны бимазалаган борчылулар, юл газапларын узып күңелдән матур уйлар йөгерә. Шулар тәэсирендә авыл урамына килеп кердек. Беренче караштан ук күзгә ташланган төз, нык йортлар, бизәкләп эшләнгән капка-коймалар ерактан ук татар мохитен яктырталар сыман.
Яңа Арышка килүебезнең максаты авыл халкы, район хатын-кызлары берләшмәсе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика, район оешмасы әгъзалары, “Сөембикә” журналы вәкилләре белән күрешеп, фикерләшү иде. Очрашуга шулай ук укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары да килгәннәр.
Кунакларның кайсы гына сүз алмасын, сүз гаиләдә балалар тәрбияләгәндә милли кануннарга таянып эш итү, үз хокукыбызны яхшы белү, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юлларын бергәләп эзләүгә юнәлтелде. “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгышы залдагыларга аеруча нык тәэсир итте.
–Без татар милләтенә генә хас булган борынгы йолаларыбызны югалтырга тиеш түгелбез. Күпләребез әбиләребезнең бала тугач кендек бавын җыйнап, саклап куюлары, бала балигъ булганнан соң аны үзенә бирүләрен әле дә хәтерлиләрдер. Гади генә кебек тоелса да бу мәгънәви әһәмияткә ия. Чөнки ана белән карындагы сабыйны тоташтыручы кендек бавы туклануны гына түгел, милли үзаңны да сеңдерә бара.
Үз чыгышында ул шулай ук бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән гореф-гадәтләребезне искә алды. Район хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина әлеге җәмәгать оешмасының эшчәнлеген, районда алып барган хезмәтләре турында сөйләде.
–Район хатын-кызлар берләшмәсе яңа оешкан “Ак калфак” белән кулга-кул тотышып эшли. Халкыбызга үзебезнең йолаларны кире кайтару, тарихны барлау өлкәсендә әйтеп бетергесез бәһале эш башкара,–диде ул.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә татар хатыннарының тылда күрсәткән батырлыкларын сурәтләгән “Гомер белән гомер арасы” поэмасы белән дә таныштырды шагыйрь. Бу вакытта үзләре шушы сугыш афәтен күргән ак яулыклы әбиләрнең үткәннәрен искә алып күзләре яшьләнде. Аннары ул аларга көен дә, сүзләрен дә үзе язган “Сагыну”, “Сөембикә” җырларын башкарды.
Залда утыручы әбиләр дә хәтер сандыкларыннан әүвәлге йолаларны барладылар. Яңа Арыш авылыннан Кадрия апа Ситдыйкова яшь вакыттагы кич утыру хатирәләрен яңартты. Ә Балык бистәсеннән килгән, тумышы белән Яңа Арыш авылыннан булган Кадрия Ильясова, бүгенге авылның төзеклеген кайгыртып яшәүче җирле үзидарә Советы эшчәнлеге хакында уңай фикерләрен әйтте.
Әлеге матур әңгәмәне «Сөембикә» журналыннан килгән шагыйрә Асия Юнысова, журналистлар Мәдинә Авзалова, Эльмира Закировалар чыгышы тагын да җанландырды. Баксаң, “Сөембикә”нең элеккеге мөхәррире Роза Туфитулова “Ак калфак” оешмасының беренче җитәкчесе булган. Шуннан бирле әлеге оешма белән сөембикәлеләр арасында иҗади дуслык, милләтебез өчен хезмәттәшлек бүгенгәчә дәвам итә.
–Журналыбызда нинди генә проблема күтәрсәк тә аның чишелешен күрсәтәбез. Социаль мәсьәлә икән–адвокат, нотариустан, сәламәтлеккә кагылышлы булса табиб киңәшләрен бирәбез. 2003 елда балаларны тәрбиягә гаиләгә алу тәкъдимен дә без беренчеләрдән булып күтәреп чыктык,–диде Мәдинә Авзалова.
Әйе, республикабызда нәшер ителүче татар-хатын кызларының бердәнбер журналы булган “Сөембикә” үзендә төрле темаларны яктырта, анда басылган язмалар да бер сулышта укылырлык. Асия Юнысованың шигъри күчтәнәчләре исә һәркемнең күңеленә үзгә матурлыгы белән иреште. Журналның әдәби бүлеген җитәкләүче Эльмира Закирова чит илдәге милләттәшләрнең татар телендә басылучы журнал-газеталар белән кызыксынуларын әйтеп узды.
Әлбәттә, һәр бәйрәмнең күрке–җыр-моң. Балык бистәсеннән Зәйтүнә Сафинаның мөнәҗәт әйтүен, Эльмира Кәримуллинаның җырларын, шагыйрә Гөлнур Архипова иҗатын да залдагылар яратып, алкышлап кабул иттеләр.
Соңыннан “Ак калфак” татар хатын-кызларының район оешмасы җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанованың: “Күңелләргә сихәт, рухи азык өләшкән бу кичә әле соңгысы булмас, кабат очрашулар насыйп булсын!”–дигән сүзләре теләк тә, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, телебезне сакларга өндәү дә булып яңгырады.

                                                                                                                                                                                         Фәрвәз Каюмова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*