tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер күрешү – бер гомер
Бер күрешү – бер гомер

Бер күрешү – бер гомер

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Татарстан Республикасының рәсми делегациясе вәкилләре белән очрашты.

Делегация составына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, Дәүләт корылышы һәм урындагы үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин кергән.

– Тугандаш ике республиканы гомум кыйммәтләр, уртак мәдәният бәйли. Без сезнең уңышларга сөенәбез, тәҗрибәгезне өйрәнәбез, аны үзебездә кулланабыз. Еш очрашып торабыз. Бүгенге күрешүебезгә дә мин бик шат, — диде Константин Толкачев. — Безнең өчен бу ел бик үзенчәлекле. Башкортстан — Русия тарихында үзаллы булып танылган беренче республика. Аның 100 еллыгы уңаеннан башкалада һәм шәһәр-районнарда тантаналы чаралар үтте һәм үтә.

Римма Ратникова Константин Толкачевка Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламен тапшырды.

— Катлаулы чорларда да безнең парламентлар арасында бәйләнеш өзелмәде. Очрашып булмаса, телефон аша хәбәрләшеп торабыз. Былтыр онлайн-очрашу үткәрдек. Ләкин, әлбәттә, күзгә-күз карашып сөйләшүгә җитми. Әле без Башкортстанга Татарстан Республикасы көннәре кысаларында сәфәр кылдык. Бүген ике музейда булырга өлгердек, шуларның берсе — Башкортстанда парламентаризм үсеше музее. Башкортстан халкы бик кунакчыл, моның өчен рәхмәт белдерәбез. Һәм арытаба яхшы хезмәттәшлеккә өметләнеп калабыз, — диде ул.

Яклар яңа закон проектлары турында фикер алышты, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү юлларын билгеләде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*