tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер мәктәптә – 7 медаль
Бер мәктәптә – 7 медаль

Бер мәктәптә – 7 медаль

БДИ балларын барлап,  нәтиҗә ясыйлар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыралар. Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе дә шулар исәбендә. Горурланырлык нәтиҗәләре бар, Аллага шөкер, бер мәктәптә – 7 медаль иясе.

Бүген кич “Хан” кафесында 15 унберенче сыйныф укучысына аттестат тапшыра мәктәп коллективы.

–  Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен карыйбыз да куанабыз, карыйбыз да куанабыз, искиткеч укучыларыбыз, баллары югары. Мәктәбебездә 7 медалист бар, тугызынчы сыйныфларда өч укучыбыз медаль ала: Мөхәммәтҗанова Айзилә Фаил кызы, Сәфәрова Зилә Рамил кызы, Шагалиева Илүзә Илшат кызы; унберенче сыйныфларда  мәктәпне 4 укучыбыз медаль белән  тәмамлый : Закиров Әмир Илшат улы, Мөхәммәтҗанова Айсылу Фаил кызы, Газизова Рәзилә Рәшит кызы, Ситтигуллина Әдилә Рафил кызы, Бу укучылар 5 кә генә укый, имтихан баллары да югары, – ди мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Камил кызы Әхмәтова.

Гомумән алганда да баллары сөбханалла, аларның.  Математиканың база өлешендә  укучыларның  уртача билгесе – 4,7. Профиль өлешеннән -58,6. Рус теленнән 15 баланың уртача баллы -78,13, медаль алучы укучыларныкы тагын да  югары – 89-96 балл. Географиядән – 65 балл, химиядән – 78,25 балл. Химияне  4 укучы биргән, ике укучының баллы  90нан югары:  Мөхәммәтҗанова Айсылуныкы – 98 балл, Ситтигуллина Әдиләнеке- 95 балл.  Тарихтан – 71 балл, Җәмгыять белеменнән – 77,8 балл, Хәкимҗанова Агиләнеке  исә 90 балл,  Рәзиләнеке 88 балл.

Бу- уртак шатлык. Укытучылар тырышлыгы да, укучыларныкы да. Котлыйбыз, яңадан -яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын.

atnya-rt.ru,
фото: magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*