enrutat
Баш бит / «Бер заман бардым Печән базарына…»
«Бер заман бардым Печән базарына…»

«Бер заман бардым Печән базарына…»

5 августта Казан шәһәренең “Черек күл” паркында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан 2013 елда Печән базары тергезелә. Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулу, Бөек татар шагыйрен искә алуга багышланган рәсми чаралардан тыш, форум яшьләре дә үзләренең «Тукай 100е» дип исемләнгән проектын тәкъдим итә. Алга таба чараның исеме үзгәрә һәм «Печән базары» исемен ала. Әлеге гамәл — татар халкын бар дөньяга таныту юнәлешендә башкарылган зур эшләрнең берсе.

Тукай, Әмирхан чоры мохите

«Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң,анда тулган сәүдәгәр»
Г. Тукай

Күпләр Печән базары хакында Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укып белә. Шагыйрь шул рәвешле татар халкы тарихында озак еллар дәвамында яшәп килгән бу күренешне мәңгеләштерүгә үзеннән зур өлеш кертәXVIII гасырдан алып 1930 елларга кадәр Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан җәмәгать һәм мәдәният үзәген Печән базары дип атаганнар. Базарның үзәге булып Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете) саналган. Татар халкында һөнәрчелек, сәүдә итү эше элек-электән үк киң таралыш алган. Үз тырышлыклары белән хәләл акчаларына милләтен үстерү, мәгърифәтле итүне төп максатлары итеп куйган күренекле эшмәкәрләр арасында Апанаевлар, Юнысовлар, Акчуриннар, Рәмиевлар нәселләрен әйтеп үтәргә мөмкин. Нәкъ менә шундый шәхесләр җыелган да инде биредә ул заманда..

Печән базары 1932 елда яшәүдән туктый, әмма 3 ел элек милли татар яшьләре тарафыннан әлеге традиция яңартылды. Печән базары — ул сәүдә итү урыны гына түгел, ә татар халкының борынгыдан ук формалашып килгән яшәү рәвешен яңача итеп тәкъдим итү, актуальләштерү. Әлеге “Печән базары”на барып мин дә Тукайлар, Әмирханнар чоры мохитен, тоемладым. Базарга килеп керү белән милли киемнәрдән булган яшьләр, өлкәннәр күзгә ташланды. Бөтен тарафта туган телебез яңгырый. Биредә татар кул эшләре һәм аш-су осталары, фотографлар, рәссамнар үз иҗат җимешләрен күрсәтеләр, саттылар. Базарда милли киемнәр, бизәнү әйберләре, аш-су гына сатып калмадылар, күргәзмә, концерт һәм хәтта иҗади бәйгеләр дә оештырдылар. 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет; татарлар, мәдәният һәм Казан тарихы турында лекторийлар, Казан ханлыгы археологиясе турында экскурсияләр үткәрелде. Кафе һәм рестонаннар тәкъдим иткән мастер-класслар, фин, америка, себер, әстерхан татарларының милли ризыклары; балалар мәйданчыгы, «Бию for you» мастер-класслары, акустик татар музыкасы, заманча рәссамнарның инсталляциясе тәкъдим ителде.

Лекторий үткәрә торган махсус урында хореограф Нигина Низамиева һәр 15 минут саен татар, кырым, әстерхан һәм себер татарлары биюләре буенча «Бию for you» мастер-классларын уздырды, теләгән һәр кешегә хореографка кушылып, бию серләренә төшенергә була иде. Фаяз Хуҗин “Казан ханлыгы археологиясе”, Әскар Гатин “Татарстанга — 100 ел” экскурсияләрен оештырды. Кечкенә балалары белән килгән кешеләр өчен махсус Сабыйлар мәйданчыгы эшләде. “Сабыйлар” үзәге, “Остабикә” иҗат студиясе, “Юлбасма” нәшрияты тәкъдим ителде. “Гыйлем” фән һәм мәгърифәт үзәге фестивальдә Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү, “Хәлбуки”: татарча химия, экология, фәлсәфә фәннәр, “Qayyum” ачык олимпиадасын уздырды.

Гомумән, җаның нәрсә тели шуны сатып алырга була (хәтта Хәния Фәрхи истәлегенә чыгарылган “Онытылыр димә” китабы да бар иде) чараларга катнашырга була иде биредә. Әйе, миллилек кешене читкә этәрми, ки¬ре¬сен¬чә, тартып тора дигән нәтиҗә килдем мин…

Ижау “Печән базары” (Сенной рынок)

“Печән базары” дигән тарихи атама безнең шәһәрдә дә бар. Үзәк базар рус телендә әле дә булса шулай дип атала. 1808 елда Ижау шәһәренең корал заводын төзегәннән соң икенче елны сырхауханә (госпиталь) корпуслары, нәкъ менә әлеге урында төзелә. Мәйданның беренче исеме дә “Госпитальная” дип аталган. Янгын нәтиҗәсендә сырхауханә кырык елдан соң ябыла. Шуннан соң ул печән сата торган базарга әйләнә. “Печән базары” дигән атама шул еллардан бирле килә.

Базар булган көнне бирегә биш йөзләп олау килеп печән сата торган булалар. Мал-туар, кош-корт, терлек азыгы, корал, төзелеш материаллары, хуҗалык өчен кирәк-ярак сата торган зур базар була ул. 1912 елдан авыл хуҗалыгы күргәзмәләре дә биредә үтә башлый. 1918 елдан ул “Ирек мәйданы” дип атала башлый. Биредә митинглар, демонстрацияләр уза. 1920 елда Ижауда беренче футбол матчы да шунда үтә. Шуннан соң ул “Спорт мәйданы” дип атала башлый. Ләкин спорт чаралары бик аз үткәрелгәч ул исем үзеннән-үзе халык теленнән төшеп кала. 1929 елда шәһәр советы карары буенча Үзәк базар Печән мәйданына кайта. Ижау шәһәрендә бүгенге көндә базарлар күп, ләкин “Печән базары” үзәк базар булып кала.

 

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*