tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәм булыйк
Бердәм булыйк

Бердәм булыйк

11 сентябрь көнне Азнакай районы Чубар Абдул авылында бик изге эш башларга – яңа мәчет салырга җыеналар. Иртәнге  сәгать 9.00 да  барлык авылдашлар бергә җыенып иман йортының нигез ташын салу ниятләнә. Булачак  мәчет бинасы тулысынча халык көче белән, иганә акчасына төзеләчәк. Шуңа күрә дә Татарстанның төрле шәһәрләрендә, авылларында гомер итүче, тамырлары белән Чубар Абдул авылыннан булган  авылдашлары да бу эштән читтә калмас, изге эшкә үз өлешләрен кертерләр, дип уйлый авыл аксакаллары. “Аштан калсаң да, өмәдән калма”,  дигән сүз бар халкыбызда.

Авылда мәчет бар-барын, әмма ул инде совет чорында авыл советы булып торган бинага манара күтәртеп үзгәртеп корылган иде. Яңа мәчет Чубар Абдул авылының   күрке булачак инша Аллаһ! Бергә булыйк, бердәм булыйк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*