tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердск татарлары “Ачык ишекләр көне”ндә узачак остаханәләргә чакыра
Бердск татарлары “Ачык ишекләр көне”ндә узачак остаханәләргә чакыра

Бердск татарлары “Ачык ишекләр көне”ндә узачак остаханәләргә чакыра

Новосибирск өлкәсенең Бердск татарлары мәдәни үзәге “Ачык ишекләр көне” үткәрә. Бу хакта мәдәни үзәк хәбәр итә.

Чара кысаларында, үзәккә килүчеләргә “Аулак өй” тәкъдим ителәчәк. Кунаклар өчен ике сәгать дәвамында йон эрләү, чигеш чигү, иске кием тукымаларыннан киселгән тасмалардан келәм үрү һ.б. мастер-класслар үткәреләчәк.

Соңрак “Супер әби” бәйгесендә иң оста татар әбиен ачыклаячаклар.

Чара Халыклар дуслыгы йортында уздырылачак, диелә хәбәрдә.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*