enrutat
Баш бит / Беренче адымнар
Беренче адымнар

Беренче адымнар

(ТАССРның 100 еллыгына)

2020 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тула. Әлеге тарихи вакыйганың чишмә башы 1917 елларга барып тоташа. Нәкъ 1917 елда Уфада Милли мәҗлес депутатлары милли-территориаль автономия «Идел-Урал штаты» төзү идеясе буенча сөйләшүләр алып бара. «Идел-Урал штаты» үз составына Казан, Уфа, Оренбург губернияләрен, шулай ук Пермь, Самара, Сембер (Ульяновск), Нократ губернияләренең татарлар күпләп яшәгән өяз һәм волостьларын берләштерергә тиеш була. Бу үз чиратында Россиянең унитар дәүләттән федератив дәүләткә беренче адымнар ясавы дип карарга кирәк.  Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында, беренче чиратта большевиклар тарафыннан хупланмау нәтиҗәсендә, бу хыял тормышка ашмый. «Идел-Урал штаты»совет хакимияте тарафыннан сәяси провакация буларак кабул ителә.

1918 елда Совет хакимияте «Идел-Урал штатын» кабул итмәгәч, милли сәяси лидерлар  «Татар-Башкорт республикасын» төзү кирәклеген күтәреп чыгалар. 1918 елның гыйнварында Казан мөселман социалистик комитеты рәисе Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Мөселман эшләре буенча комиссариат төзелә. Асылда шушы орган татар һәм башкортларның Совет хакимияте белән берләшүендә зур роль уйный. «Татар-Башкорт республикасы» территориаль яктан «Идел-Урал штатын» хәтерләтә. Кызганыч, әлеге проект та тормышка ашмый кала.

1919 елда башкорт сәясәтчесе Зәки Вәлиди Совет хакимияте сәясәтен хуплап советлар ягына күчә. Эш шунда була ки, башкорт сугышчылары гражданнар сугышында аклар хәрәкәтендә А. Колчак армиясе составында сугышалар.  Әгәр дә әлеге сугышчылар Колчак армиясеннән советлар ягына  чыкса, Совет хакимияте Россия составында Башкортстан бәйсез республикасы төзеләчәк дип вәгъдә бирә. 1919 елның мартында Башкортстан чынлап та милли бәйсез республика булып игълан ителә. Соңыннан ул да БАССР булып үзгәртелә. Башкортстан аерым республика булып имзалангач, «Татар-Башкорт республикасы» проектының да кирәге калмый.

1920 елның гыйнварында Мәскәүдә Татар Совет Социалистик Республикасы төзергә кирәклеге хәл ителә. Сәхибгәрәй Сәет-Галиев җитәкчелегендә булачак республиканың территориясен раслау буенча комиссия төзелә.

1920 елның 27 маенда ТАССР оешу турындагы декретка Совнарком рәисе В. И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М. И. Калинин һәм секретаре А. С. Енукидзе тарафыннан кул куела.

1920 елның 25 июнендә хакимлек тулысынча Татар Автономияле Совет Социалистик республикасының Вакытлы революцион комитетына күчә. Коммунистик большевиклар фиркасенең Үзәк комитет Политбюросы яңадан төзелгән республиканың беренче җитәкчесе итеп Сәхибгәрәй Сәет-Галиевне раслый.

1920 елның ахырына кадәр Татарстан республикасында хакимият структураларын формалаштыру төгәлләнә. Шул ук елның 26 сентябрендә Татар АССР  Советларының беренче съездында Борһан Мансуров җитәкчелегендә Үзәк башкарма комитет (ТатЦИК) сайлана. Озакламый хөкүмәт – Халык Комиссарлары Советы оеша һәм аның беренче җитәкчесе итеп Сәхибгәрәй Сәет-Галиев куела.

Булат ИБРАҺИМОВ, 
«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы
январь, 2019 ел.

Рәсем:
«
В. И. Ленинның ТАССР оешу турындагы декретны имзалавы»

(Лотфулла Фәттахов һәм Харис Якупов картинасы, 1950)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*