tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАЗАНДА ИҢ ШӘП ТАТАР КЫЗЫН САЙЛАЯЧАКЛАР
БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАЗАНДА ИҢ ШӘП ТАТАР КЫЗЫН САЙЛАЯЧАКЛАР

БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАЗАНДА ИҢ ШӘП ТАТАР КЫЗЫН САЙЛАЯЧАКЛАР

16 ноябрь көнне сәг.18:00 Казан шәһәрендә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең финалы узачак. Бәйгедә 11 төбәктән һәм 3 чит илдән килгән 14 кыз катнашачак. Бәйгенең максаты – мәдәнияткә һәм мираска яшьләрнең кызыксынуын арттыру, татар телен үстерү һәм популярлаштыру, гореф-гадәтләрне саклау.

2015нче елны “Татар кызы” бәйгесе беренче тапкыр Бөтенроссия күләмендә үткәрелде. 2016нчы елны бәйге халыкара дәрәҗәдә узды, аның финаль тантанасы Чиләбе шәһәренең төп тамаша мәйданчыгы – “Трактор” боз аренасында үтте. 2017нче елны Уфа шәһәрендә (Башкортстан Республикасы) “Татар кызы-2017” исеменә Татарстан Республикасыннан Гөлназ Гатина лаек булды, һәм быел “Татар кызы 2018” бәйгесен башкалабыз Казан кабул итә.

Бәйге өч этаптан тора – бәйгенең беренче туры Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узды. 31 июльдән 5 августка кадәр Казанда проектның ярымфиналы үткәрелде. 29 катнашучы кыз бәйгенең сынауларын узды: татар тарихын һәм мәдәниятен белү буенча тест, пешерү осталыгы, калфак чигү буенча мастер-класс, Болгар шәһәренә барып, үз бабаларының борынгы тарихы мохитенә чумдылар. Шулай ук VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаштылар.

Казанда алты көн булу нәтиҗәсендә 14 финалист-кыз билгеләнде.

“Татар кызы 2018” бәйгесенең финалистлар исемлеге:

  1. Мигранова Ризидә Ян кызы (Чиләбе өлкәсе);
  2. Нигматуллина Алинә Рушан кызы (Ленинград өлкәсе);
  3. Таҗетдинова Әлмирә Адис кызы (Свердлау өлкәсе);
  4. Мусаева Ләйлә Дамир кызы (Әстерхан өлкәсе);
  5. Кәримова Диләрә Илзар кызы (Ульяновск өлкәсе);
  6. Забирова Әдилә Илдус (Мәскәү шәһәре);
  7. Габдрахманова Гүзәл Фәнил кызы (Татарстан Республикасы);
  8. Надырова Илнара Рөстәм кызы (Оренбург шәһәре);
  9. Кәримова Зиләрә Ришат кызы (Литва);
  10. Гыйлметдинова Диләрә Рифат кызы (Удмуртия Республикасы);
  11. Борһанетдинова Ләйсинә Фәнис кызы (Киров өлкәсе);
  12. Бәйрәмова Энҗе Илшат кызы (Австрия);
  13. Шаһиәхмәтова Зарина Фәнил кызы (Красноярск шәһәре);
  14. Абдрахманова Динә Нигмәтулла кызы (Казакъстан)

Финалга кадәр 10 көн дәвамында 14 катнашучы бәйге сынауларына әзерләнде, алар белән хореография, җыр, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар эшләде, шулай ук кызлар экскурсияләргә һәм мәдәни чараларга йөрделәр.

Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгеceнең йомгаклау тантанасында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар көтелә. Төп бүләк – Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗ һәм автомобиль.

Традиция буенча халыкара бәйгенең финалы музыка, финалистлар һәм махсус кунаклар чыгышларыннан торачак. Программада Татарстан Республикасының атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, халыкара бәйгеләр лауреатлары Эльза һәм Артур Исламовлар, Татарстан Республикасының атказанган артистлары, җыр дуэты Артур һәм Марат, Россия һәм халыкара бәйгеләре һәм фестивальләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Альберт Җәлилов, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячаклар.

Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы.

Социаль челтәрләргә сылтамал: YouTube.

ЖУРНАЛИСТЛАР ИГЪТИБАРЫНА! 13 ноябрь көнне сәг. 11:00дә Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгесенең рәсми матбугат конференциясе булачак.

Спикерлар:

  1. Колесникова Лена Рафик кызы – Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Президенты;
  2. Яруллин Тәбрис Мөдәрис улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры;
  3. Гатина Гөлназ Шәүкәт кызы – Халыкара «Татар кызы-2017» бәйгесенең җиңүчесе;
  4. Исламов Артур Муллаян улы – М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының солисты

Журналистлар аккредитациясе сылтама буенча 12 ноябрьгә кадәр үткәрелә (18:00 кадәр).

Урыны: Бөтендөнья татар конгрессы, 1 кат, конференц-зал (К. Маркс ур., 38 й.).

Халыкара
“Татар кызы-2018” конкурсының PR-менеджеры
Гыйниятуллина Гүзәлия
  ++7 (917) 271-21-24,
[email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*